Башкортстанда 2025 елда 17 мең укучы БДИ тапшырачак.

24 майда мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлаячак.

Башкортстанда 2025 елда 17 мең укучы БДИ тапшырачак.Башкортстанда 2025 елда 17 мең укучы БДИ тапшырачак.
Башкортстанда 2025 елда 17 мең укучы БДИ тапшырачак.

24 майда мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлаячак. 27-28 июньдә өлкән сыйныф укучылары аттестат алачак. Бу хакта БР Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык киңәшмәдә республиканың мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте.

Быел 11 сыйныфта укучы 16 844 укучы БДИ тапшырачак. 9 сыйныфны тәмамлаучы 51 812 укучы ОГЭ бирергә теркәлгән. БДИ 23 майдан 4 июльгә, ОГЭ – 21 майдан 2 июльгә кадәр үтәчәк. Алдан бирү мөмкинлегенә старт бирелгән, кемнәр бирәлми, аларга өстәмә биреп карау мөмкинлеге сентябрь аенда биреләчәк. БДИдә иң популяр фәннәр булып профильле математика, җәмгыять турындагы фән һәм информатика тора. 9 сыйныфны тәмамлаучылар арасында өченче ел рәттән популяр фән – информатика, шулай ук география һәм җәмгыять турындагы фән.

  • 11 сыйныфны тәмамлаучыларга бер фәннән имтиханнарын яңадан биреп карау мөминклеге биреләчәк, моны 2024 елда РФ Президенты Владимир Путин тәкъдим итте, - диде Илдар Мәүлетбирдин. – Бу укучылар арасында популярлык яулады. Укучыларның 72,5 проценты нәтиҗәләрен яхшыртуга иреште.

Быел БДИ белән ОГЭны мониторинглауда беренче тапкыр ата-аналар һәм бала хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил катнашачак. 19 майга 650 ата-ана аккредитация үткән. Алардан тыш, республикада өч ситуация үзәге эшләячәк, 1,5 мең күзәтүче укулар үткән.

Башкортстан Республикасы Башлыгы карары белән,  имтиханны 100 баллга тапшырган укучыны әзерләгән укытучыга 50 мең сум премия түләнәчәк. 2021 елдан имтиханны 100 баллга тапшырган укучы Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең уку йортына укырга керсә, бер тапкыр 150 мең сум күләмендә акча ала.

Чыганак: glavarb.ru

Фото: online47.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас