

Уфада башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II Бөтенрусия съезды узды.
Аның эшчәнлеге төрле адреслар буенча тугыз мәйданчыкта оештырылды. Мин М. Акмулла исемендәге педагогия университетында оештырылган мәйданчыкларда эшләдем.
"Яшь укытучылар: һөнәри үсеш перспективалары һәм дәүләт ярдәме чаралары комплексы" ( Яшь укытучыларга ярдәм буенча дәүләт программалары турында) мәйданчыгында Башкортстанның башкорт, урыс һәм башка телләр һәм әдәбиятлары Ассоциациясе рәисе Рифат Әюпов кунаклар алдындачыгыш ясады һәм яшь укытучыларны мәктәпләргә җәлеп итү юлларын билгеләү өчен, элекке тәҗрибәгә таянып, төбәкләргә чыгып, форум форматында эшчәнлек оештыруның мөһимлеген дә ассыызыклады.
“Смарт" полилингваль мәктәбе укытучысы Назгөл Хәбибуллина чыгышында форумнар һәм чатлар, кире бәйләнеш, көчле остазлар белән эшләүне практикага кертү, тәҗрибә уртаклашу, яшь укытучыларны актив эшчәнлеккә җәлеп итү алымнарын пунктлап күрсәтте. Яшь белгечләрне төрле төбәкләргә стажировка үтәргә юнәлтү, Грантларда катнашуны популярлаштыру тәкъдимен дә кертте.
Арытаба чыгышларда укытучылар үз методик алымнары, укучылар белән эшчәнлек, әсбаплар, дидактик материаллар, аларны яңарту кирәклеге турында сөйләде. Бүген биредә "Ана теле" педагогик осталык республика конкурсында җиңүче кызлар-егетләр белән дә очраштык. Алар – БДПУның һәм Уфа Фән һәм Технологияләр университетының Бөре филиалының югары курс студентлары.
Яшьләр конкурсның үзләрен ачарга, яңа юллар табарга, укытучы һөнәренә сөю арттыруын билгеләде. Студентлар диплом алгач, мәктәпкә, башкорт телен укытырга барырга максат тота.
Пленар өлештән соң, М.Акмулла исемендәге БДПУның башкорт филологиясе факультеты деканы, филология фәннәре докторы Хөсәенова Ләйлә Мидхәт кызыннан яшь мөгаллимнәрнең мәктәпләргә бармау мәсьәләләре, шул киртәләрне җиңәргә ярдәм итәр ысуллары турында соарштым.
- Яшьләрне мәктәпкә җәлеп итү бүгенге көн проблемасы. Ул
башкорт теле һәм әдәбияты белгечләренә генә кагылмый. Гомумән, мәктәпкә баручы яшь укытучылар кими. Бүген бездә башлангыч сыйныф укытучылары җитми. Моның сәбәпләре шунда ки, соңгы елларда балалар күп туган, мәктәпләргә күпләп киләләр – бу яхшы күрсәткеч. Әмма аларны кабул итәрлек күләмдә укытучылар булмавы шул кыенлыкны тудырды. Чөнки бездә педагогик белем бирүче югары уку йортлары нык кимегән. Совет чорында илебездә йөздән артык шундый белем йорты булса, әле 34 югары педагогия белеме биорүче уку йорты эшли.
Филологик юнәлештә укырга килүче яшьләр саны арта. Укырга керү буенча конкурс зур. Югары белемле, үз һөнәренә тугры яшьләргә зуррак мөмкинлекләр ачу өчен без яңа программа тәкьдим итәбез. Бу – башкорт теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныфлар укытучысы; башкорт теле һәм әдәбияты, мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүче белгечләр әзерлибез, башкортча яхшы белүче логопедларны 2 төркем җыйдык. Мондый алым яшьләргә укып чыккач эшкә урнашу мөмкинлеген арттыра.
Төп максат – укытучылыкка башкорт теле буенча төпле белемле, методик яктан ныклы нигезе булган, казанышларны яхшы үзләштергән, алгарышлар белән яхшы таныш, балаларны үзе артыннан җәлеп итәргә, ияртергә әзер яшьләр барырга тиеш.
Бүген килгән биш дистәләп делегатның дүрт дистәдән артыгы без укытып чыгарган белгечләр яки әле белем алучы студентларыбыз.
- Бүген сезнең уку йортының уртак һәм педагогик психология кафедрасы
доценты Алсу Биктаһирова "Педагогның стрессларга каршы торучанлыгы" темасына тренинг уздырды. Моның максаты нидә. Яшь укытучыларны мәктәпкә барудан нәрсә тыеп тора. Мондый тренинглар никадәр мөһим?
- Минем караштан, беренче кире сәбәп, чынлап та эш хакының түбән булуы. Студентлар югары курсларда укыганда мәктәптә, балалар бакчасында эшли башлыйлар. Стипендия белән эш хакы бергә кушылгач, яшәрлек чыга, җитмәсә, алар тулай торакта яши. Ә кулларына диплом алгач, стипендия дә бетә, тулай торактан да чыгарылалар. Керем кими, ә яшәү өчен күбрәк түләргә кирәк була башлый. Җитмәсә, аларның күбесе кызлар, чыгымнары тагын да зуррак. Яшь белгеч бик түбән эш хакына түләүле торак табарга, фатир мәсьәләсен хәл итәргә тиеш. Шуннан, билгеле, керем зуррак булган эшне караштыра башлыйлар.
Икенчке сәбәп, бүгенге көндә балалар белән эшләве дә авыррак. Бүген юктан гына психологыбыз Алсу Биктаһирова белән тренинг уздырылмады. Булачак педагогларга психология дәресләрен күбрәк уздырырга кирәк булуын аңлыйбыз.
Зур сәбәпләрнең берсе – әти-әниләр! Педагог белемен, укытучы хезмәтен ата-аналар бәяли башлады. Укытучы ролен юкка чыгаруда да, абруен күтәрүдә дә аларның роле зур. “Өмет”гәзите бик популяр, сезне бик яратып укыйлар. Шуңа күрә мин мөрәҗәгать итәргә телим: хөрмәтле әти-әниләр, әгәр балагызның төпле белем алуын теләсәгез, укытучыны хөрмәт итегез, балагызда да аңа карата хөрмәт тәрбияләгез. Шул вакытта балагыз аның дәресенә ихлас йөриячәк, укыячак, тирән белем алачак. Әйтик, без баланы педиатрга алып барабыз, аны хөрмәт итеп кушканын үтибез. Укытучыга да шундый ышанычлы караш булырга тиеш! Ул булачак һөнәрен сайлап, биш ел буе укыган, күңелен, булган барлык белемен балаларга бирергә әзер, тик нигә кайбер әти-әниләр, үзләре педагог та түгел, укытучы эшен юкка чыгарырга тырышалар? Баланың мөнәсәбәте предметта күренә, шуннан килеп аның белем тирәнлеге бәяләнә. Баланың язмышы уңышлы булсын өчен, мәктәпләрдә тәрбия учреждениеләрендә мөгаллимгә карата ышанычлы мөнәсәбәт тудыру кирәк.
- Максатчан юллама буенча укучы студентлар диплом алгач мәктәпләргә барырмы?
- Безнең Бшкортстан Башлыгы указы белән 2024 елның сентябреннән башлап, максатчан юллама буенча педагогик юнәлештә укучы яшьләргә өстәмә түләү бара. 1 курслар өчен ул 5000 булса, аннары -7000, соңгы курсларда стипендиягә 10 мең сум өстәмә түләнә. Бу адым республика җитәкчелегенең төпле, яшьләргә яхшы этәргеч бирүче ярдәме булып тора.
Менә шулай, башкаларга караганда өстенлеккә ия студентлар, яшь белгечләр буларак диплом алгач, бу яхшылыкны онытмый, тиешле елларын мәктәпкә, белем иленә, балаларга багышларга тиеш була инде: ашка – аш белән җавап бирерлек булырга кирәк.