

Съезд берничә мәйданда эшли. Мин “Һомай” дип аталган интерактив башкорт теле мәйданчыгында булдым. Ул студентлар кампусының геном үзәгендә үтте. Һәм әйтер идем: ул бик оешкан, эзмә-эзлекле, катнашучылар өчен кызыклы мәсьәләләрне тикшерүгә багышланды. Хәзерге заман интерактив чаралары, интернет, социаль челтәрләрне туган телне өйрәнүдә файдалану, блогерлык алымнарын да кулланып, укытучының да, укучының да, ата-аналарның да санлы технологияләрдә компетенцияләрен киңәйтү, тирәнәйтү һәм үстерү кебек мәсьәләләр каралды.
Тәҗриб уртаклашу, мастер-класс, рольле уен, тренинг алымнары да кулланылган бу җыенда битараф укытучылар булмады, чыгышларны игътибар белән тыңлау, сораулар бирү, соңыннан әңгәмәләшү, методик эшләнмәләр, адреслар белән алышулар чараның кирәклеген раслап торды. Съездны оештыручыларның мондый зур чараларны оештыруга җитди каравы һәрдаим күренеп торды. Бу – укытучыларны хөрмәт һәм ихтирам итү приоритет булганлыгы хакында сөйли.