

Остазлар белән эшләргә кирәк!
Уфада башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II Бөтенрусия съезды бара.
"Яшь укытучылар: һөнәри үсеш перспективалары һәм дәүләт ярдәме чаралары комплексы" ( Яшь укытучыларга ярдәм буенча дәүләт программалары турында) мәйданчыгында Башкортстан башкорт, урыс һәм башка телләр һәм әдәбиятлары Ассоциациясе рәисе Рифат Әюпов яшь укытучыларны мәктәпләргә җәлеп итү юлларын билгеләү өчен эшчәнлекне дәвам итү кирәклеген белдерде.
Форумнар һәм чатлар, кире бәйләнеш, көчле остазлар белән эшләүне практикага кертү, тәҗрибә уртаклашу, яшь укытучыларны актив эшчәнлеккә җәлеп итү алымнары пунктлап күрсәтелде. Бу хакта "Смарт" полилингваль мәктәбе укытучысы Назгөл Хәбибуллина үз чыгышында белдерде. Яшь белгечләрне төрле төбәкләргә стажировка үтәргә юнәлтү, Грантларда катнашуны популярлаштыру тәкъдимен дә белдерде.
Арытаба чыгышларда укытучылар үз методик алымнары, укучылар белән эшчәнлек, әсбаплар, дидактик материаллар, аларны яңарту кирәклеге турында сөйләнелде.