

Тел кешене дус итә.
Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
һәм онытма үз телең!
Куштирәк урта мәктәбе укучылары Газизова Әдилә һәм Шәйдуллина Илзирә Казанда үткән Халыкара татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада призёр булдылар.
Апрель урталарында Казан шәһәрендә, "БАЙТИК" сәламәтләндерү һәм белем бирү комплексында татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиада үтте. Биредә республика данын Куштирәк урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары Газизова Әдилә, Шәйдуллина Илзирә һәм Бакалының 1 санлы мәктәбеннән Якунина Алина (җитәкчесе Газизова Г.Г.) да яклады.
Туташлар татар теле буенча олимпиаданың район, республика, төбәкара этапларында призер булды һәм Халыкара дәрәҗәдә узганында да призерлар рәтендә.
Татар теленнән Халыкара олимпиадада катнашучылар беренче этапта белемнәрен язма рәвештә үтәделәр. Икенче этапта сорауларга телдән җавап бирделәр. Арытаба “Ватаныбызны данлаган татарлар” темасы буенча проект эшләрен якладылар.
Җиңүләр җиңел генә бирелми. Укучы кызларыбыз ел буена зур хезмәт куйдылар. Юкка гына "Тырышкан табар, ташка кадак кагар", димәгәннәрдер.
Куштирәк мәктәбе укучылары – җиңүчеләр исемлегендә. Алар тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде. Ә туган телен сөюче кызларны бу җитди олимпиадага татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүзә Баян кызы әзерләгән.
Олимпиадада Русия Федерациясенең 28 төбәгеннән, 4 чит илдән барлыгы 500 укучы һәм студент көч сынашты.
Халыкара олимпиаданың ачылыш тантанасы Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин исемендәге театрында үтте. Катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һәдиуллин сәламләде.
Соңыннан Кәрим Тинчуринның “Сүнмәс йолдызлар” спектаклен карадык. Шулай ук Казан каласы буйлап экскурсия, “Казан егетләре” оештырган күңелле концерт программасы, ”Мин татарча сөйләшәм” проекты спикерлары, яшь җырчылар белән очрашулар һәм башка күп, мавыктыргыч, онытылмаслык чаралар оештырылган иде.
Ихлас күңелдән кызларны һәм аларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләгән әти–әниләрен –Рәмилә һәм Илшат Газизовлар, Айгөл һәм Ильназ Шәйдуллин (Куштирәк), Альбина һәм Вячеслав Якуниннарны (Бакалы) шушы мәртәбәле җиңүләре белән котлыйбыз.
Әфарин, кызлар!!! Белем чишмәләрегез саекмасын! Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын сезгә. Мин сезнең белән чын күңелемнән горурланам. Мондый кызлар булганда, татар телебез югалмас.
Гөлүзә Камаева.
Бакалы районы.