Мәгариф, мәгърифәт
27 апрель 2025, 20:10

РСО аша 6,5 мең студент эшле булачак

Советлар союзы заманында студент отрядлары ил тормышында сизелерлек күренеш иде. Союз таркалганнан соң бу хәрәкәт күпмедер вакытка сүнеп торды, ә аннары, тормышка сәләтле һәм кирәкле башлангыч буларак, яңадан торгызылды.

“Башкортстанның студентлар отрядлары”ның “ВКонтакте”дагы төркеменнән.“Башкортстанның студентлар отрядлары”ның “ВКонтакте”дагы төркеменнән.
Фото:“Башкортстанның студентлар отрядлары”ның “ВКонтакте”дагы төркеменнән.

Быел Башкортстан студентлар отрядлары икенче тууларына ун ел тулуны билгеләп үтәләр. Күптән түгел алар белән эшләү сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрелде: 2025 елның гыйнварында төбәктә республика Башлыгы каршында ведомствоара координация советы төзелде, ул студотрядларны үстерү мәсьәләсе белән шөгыльләнә.

– Бу бик яхшы нәрсә, – диде бу уңайдан БР Башлыгы Радий Хәбиров. – Әле булса хәтерлим, без студент чакта ике ай  студотрядта эшләгән идек, ә аннары ул акчаларга ел буе яшәдек. Иң яхшы истәлекләр калды. Бу практиканы актив рәвештә торгызырга кирәк.

Мондый формированиеләргә ихтыяҗ булу аңлашыла да: күп кенә предприятиеләр кадрлар җитешмәвен торган саен ныграк тоя, ә яшьләр бу проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Проблеманың үсә барган кискенлеген исәпкә алып, студентларны кирәкле белгечлекләр буенча эшкә әзерләү өчен быел гына төбәк федераль бюджеттан  64,2 миллион сум акча алган.

Башкортстан студентлар отрядларының төбәк штабы җитәкчесе Элина Саматова сүзләренчә, студентларның күбесе Русия студентлар отрядлары  (РСО) составында булырга тели.

— Узган ел РСО аша 5,5 меңгә якын студент эш тапса, бүгенге көндә  бу сан 6,5 меңгә якынлаша, ә якын киләчәктә аны 10 мең кешегә җиткерергә уйлыйбыз, – ди Саматова. – Тәкъдимнәр даирәсе төрле. Безнең педагогик, сервис, төзелеш, медицина, авыл хуҗалыгы, экология, җитештерү отрядлары һәм проводниклар отрядлары Русиянең күп кенә төбәкләрендә: балалар лагерьларында, төзелеш оешмаларында, ерак юлга баручы поездларда, агропредприятиеләрдә, кунакханә комплексларында хезмәт куя. Кайбер студентлар хәтта Камчаткага да бардылар, анда сәнәгать балыкчылыгы сезонында тотылган балыкларны эшкәртергә булыштылар.

Штаб җитәкчесе аңлатуынча, башта студентлар  үзләре сайлаган белгечлек буенча бушлай белем ала. Ул өч-дүрт ай дәвам итә (кагыйдә буларак, укудан буш вакытта), ә җәйге яки кышкы каникуллар җитү белән студент эшкә керешә. Хәер, вузларда һәм ссузларда укучыларның саны елдан-ел күбрәк укуны эш белән бергә алып бара.

Бу ике як өчен дә отышлы. Студент яхшы гына хезмәт хакы ала, аена уртача 50-70 мең сум, ә укуын тәмамлагач, кулында диплом гына түгел, эш тәҗрибәсен раслый торган хезмәт кенәгәсе дә кала. Үз чиратында, эш бирүченең кадрлар резервын формалаштыру мөмкинлеге туа. Билгеле бер вакытлы этапта ул буш вакансияне яба һәм шул ук вакытта потенциаль хезмәткәрләргә күз салу, ә аннары аларның иң  өметелеләренә үзара файдалы тәкъдим ясау мөмкинлегенә ия була.

Быел Башкортстанда гына  студент отрядлары республиканың 45 предприятие һәм оешмасында эшләргә планлаштыра. Әлеге проектлар кысаларында алты юнәлеш буенча (җитештерү, авыл хуҗалыгы, сервис, төзелеш, педагогик һәм медицина) 43 хезмәт проекты гамәлгә ашырылачак, аларның гомум күләме – 1640 вакансия.

Тәкъдим ителгән хезмәт проектларының 38е безнең студентларны эшкә урнаштыру өчен төбәк статусын алачак. Җиде предприятие базасындагы өч проект округ проекты булачак, бу шулай ук Идел буе федераль округының башка төбәкләреннән балаларны эшкә урнаштыру мөмкинлеге бирәчәк. Гомумән алганда, округ проектлары белән – 445, ә төбәк проектлары белән 1195 кешене колачлау планлаштырыла.

Әйткәндәй,  бүгенге көндә  Башкортстанда 121 студент отряды булдырылган, шул исәптән 96 отряд — югары уку йортлары нигезендә, 17 отряд – урта махсус уку йортлары нигезендә. Аларның 92 отряды — Уфа мәгариф оешмалары нигезендә, ә 29ы республиканың тугыз муниципалитетындагы мәгариф оешмалары нигезендә  эшли. 

Чыганак: "Республика Башкортостан"

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас