

Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада үтте.
14 нче апрельдән 17 нче апрельгә кадәр Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада үтте.
Бу чарада Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясенең 9а сыйныфы укучысы Салихова Мәдинә (җитәкчесе Фәттахова Люзия Назир кызы) уңышлы катнашып, призер Дипломына лаек булды. Мәдинә олимпиадага бик җитди әзерләнде, татар язучыларының тормыш һәм иҗатын өйрәнде, татар грамматикасы буенча белемнәрен тирәнәйтте, "Ватан сагында - татарлар" темасына проект эше әзерләде, Муса Җәлил шигырьләрен ятлады. Тырышлык бушка китмәде.
Быелгы олимпиаданың тагын бер үзенчәлеге- укучыларның элекке вакыттагы сыман билет сорауларына телдән җавап бирүе булды. Мәдинә бу биремне дә уңышлы башкарып чыкты, каушамыйча, сорауларга төгәл һәм дөрес җавап бирде. Гомумән, татар халкының "Белемле кеше меңне егар, белемсез кеше берне егар" мәкале бүгенге көндә дә актуальлеген югатлмавы көн кебек ачык.
Олимпиаданы ябу тантанасында укучыларны котлау матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Экранда бөек язучыларыбыз- татар милләтенең йөзек кашлары- К. Насыйри, Р. Фәхреддин, Г. Тукай, К. Тинчурин, Ф. Әмирхан, М. Җәлил, А. Алиш, җәлилчеләр, Г. Ибраһимов
һ. б.ларның портретлары күрсәтелде. Татарстан фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин олимпиадада катнашучыларны бәйрәм белән котлады, татар теленең киләчәге өметле булуын билгеләде.
Мондый мәртәбәле чараны оештыручыларга зур рәхмәт!
Киләчәктә дә бергә булыйк, бердәм булыйк.
Люзия Фәттахова.