Мәгариф, мәгърифәт
18 апрель 2025, 05:52

Киләчәк хыялдан башлана!

Ана баланы ике кат тудыра: Бер кат – тән биреп! Икенче кат – тел биреп!

Киләчәк хыялдан башлана!Киләчәк хыялдан башлана!
Киләчәк хыялдан башлана!

Ана баланы ике кат тудыра:

Бер кат тән биреп!

Икенче кат тел биреп!

 Бүген сүз, чираттагы тапкыр, туган тел турында барасы аңлашылып торадыр, дуслар. Бер җайга салынган редакция тормышына көтеп алынган кунакларыбыз – яшь дусларыбыз килеп, үзгә бер җанлылык, яңа сулыш бүләк итеп, саф рәйхан җилләре белән рухиятебезне сафландырып китүләрен дә уйласаң, бу хакта сөйләшми кала алмыйбыз. Хәер, җанга тынгы бирмәүче туган тел мәсьәләсе бер көнгә дә уйдан чыкмаса да, күзгә-күз корылган аралашулар йә бөтен ышанычны бетереп ташлый, йә күңелгә дәрт өсти. Шөкер, бу очрашу соңгысын бүләк итте. Хәер, без аның шулай буласына шикләнми идек, чөнки туган тел турында без бу юлы кечкенә татарлар белән сөйләштек...

Туган телне саклау, үстерү турында, гадәттә, өлкәннәр җыелып, зур мәйданчыкларда, протоколлар төзеп эш алып бара, җитди рәсми документлар кабул ителә. Ә нәрсә үзгәрә һәм никадәр тиз бирелә ул үзгәрешләр? Тормыш тәҗрибәсе күрсәтүенчә, бу эш регламентка салынган докладлар, стратегик планнар буенча да җиңел хәл ителми. Ә менә кайда, кем тотып алып эшли, шунда хәрәкәт, нәтиҗә күренә башлый. Туган телне саклау турында югары мөнбәрләрдән нотык тотып, төрле мәдәни чараларга җыелып, күпме сүз куертылса да, шул ук кешеләр балалары янына кайткач, газиз туган телендә сөйләшмәсә, бҗулмый ул нәтиҗә. Әгәр мәктәптә укытучы туган телне өйрәтү позициясендә нык торса, аны үзе теләсә, гаиләдә туган тел игътибар үзәгендә булып, алар шул фидакарь укытучылар белән тыгыз бердәмлектә алга барса, менә шул вакытта яшь буын телле, илле булуга юл ала. Ни генә әйтсәң дә, гаилә – туган тел бишеге бит.

Кызганыч, әле булса, туган тел язмышында шарт фигыльгә терәлеп калабыз... Булса, укыса,укытса, сөйләшсә, өйрәнсә, сакласа, үстерсә... Ә алай булырга тиеш түгел ләбаса! Намусыңның күзенә карап эшләгәндә, “тамчы да вата-вата боз тишә”. Бу – шулай. Туган тел һәм әдәбият буенча кайда, нинди бәйге яки ярыш, олимпиада булмасын, бер үк мәктәпләр, шул ук укытучылар яңадан-яңа буын балалары белән аның уртасында кайный. Уфадамы ул, Казандамы, Мәскәүдәме яки Питердамы? Кытайга да барачаклар. Чөнки – бу амбицияләр генә түгел, бу туган телебезхнең башка телләргә тиң, һәр татар баласының горурлыгы булырга тиешлеген танытырга тырышу. Бу бик кыюлар һәм шул максатта шәхси вакытлары, булмышлары белән исәпләшеп тормаучы фидакарльләр эше! Әгәр әти-әниләр туган телләренә хөрмәт күрсәтсә, бу мөгаллим затларга балаларга туган телгә ихтирам һәм кызыксыну сеңдерү күпкә җиңелрәк бирелер иде. Балалар бик зирәк һәм бик тапкыр хәзер. Бүгенге балалар үзләренең әти-әнләреннән откыр, зирәк, тапкыр, белемлерәк. Ул шулай булырга тиеш тә. Кемдер, “интернет белән үсәләр”, дияр. Шулай, әмма аны аңларга да аң кирәк! Бүген иң җанлы тормыш шул җансыз интернет челтәрендә. Ул бөтен тормышны, кешеләрне алыштыра – яхшыга да, начарга да өйрәтә. Шул ук вакытта милли матбугат, туган тел укытучылары, күпләрнең уена кереп тә чыкмаган зур бурычларны иңнәрендә тоеп эшли һәм шул ук интернетны оста кулланып, укучыларга яңа белем дөньясын заманча ача. Монысы да тырышлар эше!

Менә шул сораулар тирәсендә кайнаган, яңа форматта редакциядә узган очрашу тәэссоратларында йөрибез әле. Бер якта– өлкәннәр, икенче якта – балалар. Якыннанрак таныштырсак, бу юлы кунакларыбыз – безнең белән даими аралашучы яшь хәбәрчеләребез, “Өмет”– “Чаткылар”ны гаиләләрендә яздырып укучы, Башкортстан Республикасының Мәгариф алдынгысы Равил Рифгат улы Идрисов җитәкчелек иткән 84 санлы татар гимназиясе укучылары булды.

 

Мич башында җиләк пешми, чалкан ятып шалкан үсми...

 

Балаларны акыллы, дидек. Әмма зирәкләргә дөрес юнәлеш бирә белү үзе зур зирәклек сорый. Шул максаттан, татар гимназиясендә туган телне саклауга зур тырышлык, максатчан  һәм күңелле эшләр багышлана. Шул изге эшләр нисбәтендә татарча гәзит-журналларга язылу кебек күркәм һәм фәһемле гамәл дә яши. Бу эш, нигездә, гимназиянең башлангыч класслар укытучысыАйгөл Ахунова җитәкләгән сыйныфларда актив алып барыла. Шул сәбәпле, кунакларыбыз да әлеге вакытта атна саен “Өмет”-“Чаткыларны” көтеп (һич арттырмыйм) алучы 3 класс малайлары-кызлары булды.

Гаҗәеп күренеш, бу балалар очрашуга олыларча максатлар белән килгән иде. Өченче сыйныф укучыларын гәзитнең ничек чыгуы, анда кемнәр эшләве, аны кемнәр укуы кызыксындыра иде. Балаларның кайберәүләре былтыр икенче составта, былтыр, икенче сыйныфта укыганда да килгәннәр иде. Быел алар тагын үсеп киткәннәр. Өлкәннәрчә аралашып, зур проблемалар күтәрерлек булганнар. Гаҗәп бит!

Максатлар турында сүз чыккач, һәркем үзенең нинди уйлар белән килүен әйтеп бирде. Ә инде Эльдар Байегетов исемле егетебезнең максаты нәкъ безнең “сөялгә басты” дими, ни диясең? Өченче сыйныф баласы бер ел эчендә  Матбугат йорты бинасында нинди яңарту, төзекләндерү эшләре алып барылганлыгын күрергә теләп килгән! Бу бит – ничәмә йөз хезмәткәрнең хыялы! Баланы беркем дә өйрәтеп куймаган!“Кунак аз утырыр, күп сынар”, дигән мәкальне искә төшерми булмый бу очракта.

Балаларны алдарга ярамый, аларның сорауларына без гадел җаваплар бирдек. Республика Башлыгы Радий Хәбировның Матбугат йортында булуын, хәл белән танышып, ремонт эшлибез, дип тиешле күрсәтмәләрен биргәнлеген аңлаттык. Һәм бер көн матур, төзек бинага кунакка килерсез дип ышандырырга җөрьәт иттек.

Менә шундый, берчә эшлекле, берчә сабыйларча самими дулкыннарда узган очрашу бер-беребезне якыннанрак белергә ярдәм итте. Малайлар-кызлар үзләренең мавыгулары, уңышлары, яшәешләре турында сөйләделәр. Укудагы, спорттагы уңышлары безне сөендерде. Уфада яшәп, татар телен өйрәнеп, гаиләдә ничек аны саклаулары турында үзләреннән ишетү мөһим иде безгә. Ә шул асыл кыйммәтне үзләрендә ачарга ярдәм итүче, гаиләләрдә шуңа игътибарны арттыручы мөгаллимнәре Айгөл Рәшит кызы, татар теле укытучылары Айгизә Зөфәр кызы Габдрахманова аларга зур таяныч. Бу сыйныф укучылары каләм тибрәтә, иҗат белән шөгыльләнә, татарча язарга, укырга, җырларга ярата. Уфа “Нур”татар дәүләт театры сәхнәсендә һәм иҗади бәйгеләрдә сәнгатьле итеп шигырь укып, актерлык чирканчыгы алган Радмир Ильясов һәм башка малайлар-кызлар иҗади осталыкларын гимназиядә эшләп килүче театр түгәрәгендә ныгыта. Бу аларга туган телне шомартырга, аның матурлыгын аңларга мөмкинлек бирә. Кемнәрдер инде артист булырга хыяллана! Әйткәндәй, без бу көнне Бөек Тукаебызны да искә алып үттек. Радмир  безгә аның шигырен 3 телдә укып ишеттерде. Бу уңышлары әле юл башы гына. Ул укучыларның, әти-әниләрнең һәм бар яклап та уйланган эшне җигелеп тартучы укытучыларның тырышлыгы белән бирелә. Максат куймасалар, аңа таба бармасалар, бүгенге уңышлар булмас, өченчеләр дә (башка меңләгән дуслары кебек) туган теленнән мәхрүм калыр иде. “Мич башында җиләк пешми, чалкан ятып шалкан үсми” – менә шулай!

 

Туган тел үзем өчен, башка тел көнем өчен

 

Туган телен өйрәнүче балаларга үз шәхесләрен белү, тану да бик зур этәргеч бирә. Узган ел бәләкәй кунакларыбыз бездә Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков белән очрашып, үз сәләтләрен күрсәтеп, җырчы белән танышкан иде. Ул вакытта җырчы белән очрашу һәм чәй эчү исләрендә нык калган. Бала вакытта тере артист күрү– зур бәхет инде. Бу юлы редакциягә Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Айдар Хөснетдинов килде. “Чаткылар”ның тугры дусты буларак, ул көтеп алынган кунагыбыз иде.

– Сезне күрүемә бик шатмын, дусларым, –дип сәламләп башлады актер егет сүзен. – “Чаткылар” дигәннән, әйе, без аны укып үстек. Ул вакытта телефон юк иде, гәзит укып, кроссвордларын чишеп, җырларын ятлап, күңелле итеп вакыт уздыра идек. Шул гәзитне укып үсүем миңа туган телне яхшы белергә ярдәм итте, шул миңа артистлыкка юллар ачты. Туган телне белегез, туган телне онытырга ярамый. Картәти-картәниләрегезгә әйтегез, гәзиткә язылыгыз, алдырыгыз, бик кирәкле, шәп гәзит, дип әйтергә телим, – диде ул. – Чакыруны шатланып кабул итеп килдем. Мин дә  сезнең  кебек кечкенә чагымда сәхнәгә чыга башладым. Сез дә театр түгәрәгенә йөрисез икән, әфарин! Әти-әниләрегез белән театрга килегез, дип актер үз гаиләсе белән таныштырып үтте. Айдар Хөснетдинов хатыны, шулай ук “Нур” театры актрисасы  Лилия Таҗетдинова белән кечкенә уллары Айданны тәрбияләвен белде балалар.

Танышу җылы аралашуга үрелеп китте. Балалар артист абыйларына кызыксындырган сорауларын яудырып кына тордылар. Аларның күбесе иҗат белән бәйле иде. Айдар абыйлары аларның һәркайсысына җентекле, аңлаешлы җаваплар ишеттерде.

  • Сез берәр артистка карап сәхнәне сайладыгызмы? – дигән сорау аеруча

ошады аңа. Шунда балалар Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева дигән артистлар турында да ишетте. Кайбер сораулар шулкадәр самими иде, алар Айдарны: “И, туганкайларым!” дип көлеп куярга да мәҗбүр итте. Күзгә-күз сөйләшкәч, һөнәрләр турында сүз куерып китте, балалар үзләренең киләчәккә корган хыяллары белән дә уртаклашты. Аннары Айдар абыйлары аларга “Чаткылар” оештырган “Бәхет кошы” уены бүләкләрен тапшырды. Гәзитебезне яздырып укучы, лото уенында катнашкан дүрт бала – Эльдар Байегетов, Ясминә Габдрахманова, Радмир Ильясов һәм Сәидә Гәрәева тере артист кулыннан бүләкләр алып, истәлекле фотога төштеләр.

 

Телләр белгән – илләр белгән

 

Моңа кадәр балаларга сүз кушып кына, аларның зирәклегенә елмаеп кына карап торган баш мөхәрриребез Рәдис Ногманов кунакларны сәламләп, Матбугат йорты каршындагы, балалар ныклы игьтибар иткән һәйкәл турында аңлатып үтте. Шаһит Ходайбирдин, аның иҗади юлы, тылсымлы  журналистика һөнәре, аның киңкырлы мәгънәсе, туган тел көче,  мәгълүмат дөньясының тормыштагы зур роле турында аңлатып, сөйләп узды.

–Журналист хезмәтеннән башка тормыш бара алмый. Әйтик, ил президенты үткәргән чараларны, аның әйткән фикерен нәкъ журналист кешеләр игътибарына илтеп җиткерә. Дөрес мәгълүмат, матур сүзләр, туган телнең тылсымлы моңы кешенең зур тәрбия мәктәбе.  Мәгълүматсыз калган кеше сукыр һәм чукракка тиң. Журналистика ул – сөйләм осталыгы, туган телгә мәхәббәт, кешеләргә хөрмәт. Ә туган тел – зур көч. Телне белмәсәгез, сез Айдар абыегыз кебек җырлый да, театрда оста итеп уйный да алмаячаксыз. Менә сезгә бер мисал, – диде Рәдис Гыйльван улы. – Мәскәүдә университетта укыганда без – татар, үзбәк, таҗик, әзербайҗан егетләре бергә яшәдек. Без бер-беребезне тылмачсыз аңладык. Татар телен яхшы белгәч, рәхәтләнеп аралаштык, әле дә аралашыбыз. Менә сез шәһәрдә яшәсәгез дә, татар гимназиясендә уку сәбәпле, татарча сөйләшәсез. Авылда яшәүче яшьтәшләрегез шәһәрнекеләр татарча белми дип ялгыша. Менә күрсеннәр иде сезнең ничек матур итеп татар телен өйрәнүегезне. Сез укысагыз, туган телне белсәгез, сезнең балалар да укыр, аны белер.

 

Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас

 

Мондый мактаулы җылы сүзләр, бүләкләр балаларның күңелен үстереп җибәрде.  Алар илһамланып, киләчәккә планнар корып, нинди темаларга  язачаклары турында белдереп, ныклы карарлар корды. Сабый булып тоелган бу балаларда яшьләренә караганда зуррак акыл булуы сөендерде.

Айдар Хөснетдиновның улы Айданга май аенда 3 яшь тула икән. Шул уңайдан ул: “Дускайларым, минем  сезгә бер соравым бар. Менә минем улым да шушы мохиттә үсә, балалар бакчасына йөри. Татарча әкиятләр, мультфильмнар карыйбыз. Сез ничек татар телен өйрәнәсез, мин улыма тагын ничек өйрәтим аны?” дип мөрәҗәгать итте.

 Илназ, икеләнеп тормый, сүз алды:

– Мин башта өйдәгеләрне аңламадым. Кытай телендәй сөйләшәләр микән әллә дип уйлый идем. Аннары миңа “Нәнәй”, “Картәтәй”, “Әти”, “Әни”, “Кыш” һәм башка сүзләрне өйрәттеләр. Аннары миңа сөйләшеп китү дә җиңел булды.

Радмир Айдар абыйсына: “Башта гади сүзләрдән башлагыз. Аерым сүзләрне өйрәтсәгез, истә яхшы кала”,– дип киңәш бирде. “Аннары татар гимназиясенә укырга килсен”, диделәр. Менә шулай, кайбер балалар белән сөйләшсәң, үсеп китәсең...

Бу көнне балалар  өчпочмаклы солдат хатлары белән дә танышты. Истәлеккә фотога төштеләр. Айдар абыйлары “Өмет”нең 2025 ел календарьләренә һәркайсысына тәгаен автографын куйды.

Без җыелган җирдә бәйрәмнәр чәй белән тәмамлана. Балаларны сыйлау – үзе зур шатлык. бергәләшеп “Алмагачлары”, “Күбәләгем” һәм башка популяр җырларны җырлаган арада чәй табыны әзер булды. Табында кунакларыбызның үзләре китергән күчтәнәчләре дә урын алды... Саубуллашу минутлары җитте. Очрашу балаларда һәм бездә дә, зур тәэссоратлар калдырды. “Бу юлы безгә барысы да ошады. Тагын да очрашасы килә, гәзит эше турында тагын да күбрәк беләсе килә”, дип саубуллашты алар.

 Әдәплелек, нәкъ үзебезчә матур итеп сәлам бирү, саубуллашу, кунакка күчтәнәч белән йөрү, ризыклангач “Әмин” әйтү, матур әдәбияттан күркәм үрнәкләр алып, тормышта дөрес кеше булырга омтылу – ул безнең милли байлыкның бер өлеше. Туган телнең саекмас хәзинәсе безнең балаларны бәхетле итәрлек мираска ия. Шуны кызганмый бүләк итеп өлгерик.

 

Айдар Хөснетдинов: “Бик күңелле, җылы очрашу булды. Балалар белән бер өстәл артында сөйләшеп, аралашып утыру үзмнең бала чагыма алып кайткан кебек булды – без шулай аралашып үстек. Сез һәм гимназия укытучылары бик кирәкле һәм бик дөрес эш алып барасыз. Алда тагын шундый очрашулар булып торсын. Бик зур рәхмәт!”

Киләчәк хыялдан башлана!
Киләчәк хыялдан башлана!
Киләчәк хыялдан башлана!
Киләчәк хыялдан башлана!
Киләчәк хыялдан башлана!
Киләчәк хыялдан башлана!
Киләчәк хыялдан башлана!
Киләчәк хыялдан башлана!
Киләчәк хыялдан башлана!
Киләчәк хыялдан башлана!
Киләчәк хыялдан башлана!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас