Мәгариф, мәгърифәт
17 апрель 2025, 11:36

Уңышның идеаль рецепты нәрсәдә?

Радий Хәбиров студентларга шул хакта әйтте.

https://www.glavarb.ru/https://www.glavarb.ru/
https://www.glavarb.ru/

16 апрельдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров студентлар үзидарәсе лидерлары форумы делегатлары белән очрашты.

Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара кампусы геном үзәге мәйданчыгында узган чарада 250 кеше катнашты – студсоветлар җитәкчеләре, югары уку йортларының беренчел профсоюз оешмалары әгъзалары, шулай ук академик төркемнәр старосталары.

– Без сезне Башкортстанда һөнәри белем бирү һәм фәнни мохитнең ничек үсүен күрсәтү өчен яңа геном үзәгенә махсус җыйдык, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк башлыгы ассызыклаганча, бүген һөнәри белем алу өчен күбрәк балалар Башкортстанның уку йортларын сайлый.

Төбәк җитәкчесе шулай ук белем бирү процессын оештыруда һәм яшьләрнең шәхси сыйфатларын формалаштыруда студентлар үзидарәсе лидерларының ролен югары бәяләде.

– Белем алу һәм белгечлек буенча эшкә урнашу – уңышның идеаль рецепты. Әлбәттә, һәрвакытта да алай булмый, бу – һәр кешенең сайлавы. Шул ук вакытта һөнәри белемнең өстенлекләрен аңлау мөһим, – дигән фикерен җиткерде төбәк җитәкчесе.

Очрашуда катнашучылар яшьләрне борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Бу хакта тулырак: https://www.glavarb.ru/ru/news/event/vstrecha-s-liderami-studencheskogo_samoupravleniya-bashkortostana-75840/

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас