Барлык яңалыклар
10

"Мәгарифне үстерүгә 118 млрд сумнан артык акча юнәлтелде"

Андрей Назаров Хөкүмәт эше турында хисап тотты.

https://vk.com/bashkortostan_gov
https://vk.com/bashkortostan_gov

Бүген, 27 мартта Башкортстанның Дәүләт Җыелышы – Корылтай утырышында республика Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәтнең 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап белән чыгыш ясады.

Андрей Назаров республикада мәгариф өлкәсенә тукталып:

– Мәгарифне үстерүгә 118 млрд сумнан артык акча юнәлтелде. Бу былтыргы дәрәҗәдән 17 процентка күбрәк, – диде.

Ул төп казанышларны билгеләде:

- мәктәпкәчә белем бирү белән тәэмин ителеш –100 процент;

- 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен 360 өстәмә урын булдыру;

- көллиятләрне модернизацияләү, алты мәктәпне капиталь ремонтлау, 1577 урынга исәпләнгән дүрт мәктәпне гамәлгә кертү;

- вузара студентлар кампусының I чиратын ачу;

- кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итү өчен грант ярдәме түләүләрен дәвам итү.

Башкортстан яшь галимнәргә ярдәм чаралары буенча федераль рейтингта беренче урынны алды, дип белдерде Премьер-министр.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: