Мәкалә
Район башлыгы «Боня» һәм «Грех» позывнойлы яугирләр белән очраштыРадий Хәбиров Чишмәдәге Хөсәен-Бәк мавзолее хакында фикерен әйттеСавыт-сабаны юа хуҗабикә 50 яшендә беренче тапкыр әни булганПопуляр якташыбыз ашказан кечерәйтү буенча операция ясаткан Югары суд ата-аналарны балалар өчен коммуналка түләргә мәҗбүр иттеРадий Хәбиров: Исламның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе белән котлыймРитуаль хезмәтләр бюросы хезмәткәрләре клиент аркасында сугышканЯңа буын китапханәсе яшьләрнең җыелу урынына әвереләШигъри күчтәнәч: Таба исеРеспубликада һава температурасы +15°С кадәр җылыначакРинат Рахматуллинның яшь хатыны җырчы белән акчасы өчен яши?Ураза гаете иртәсенә тәмле тәбикмәк рецептыЯугирләребез янәдән яу кырына кузгалды«Алдынгылар хәрәкәте» вәкиле: «Родные – Любимые» — берләшү мөмкинлегеРадий Хәбиров республика кардиоүзәгенең яңа хирургия корпусын карадыОлы Устькин үзәк хастаханәсендә шәп яңалыкБәхет - акчада икән! Уфада «Родные-Любимые» ата-аналар форумы гөрлиИнтернетны сүндергәне өчен үтерә язганнар
Барлык яңалыклар
10

Уфада чит ил студентлары Халыкара телләр фестиваленә җыелды

Уфада чит ил студентлары Халыкара телләр фестиваленә җыелды
Уфада чит ил студентлары Халыкара телләр фестиваленә җыелды

Югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусы мәйданчыгында чит ил студентлары арасында Халыкара телләр фестивале узды. Ул Башкортстан, Санкт-Петербург, Ижау, Пермь, Түбән Новгород һәм Самара университетларыннан 200гә якын сткденты җыйды. Алар барысы да югары белем алырга Русиягә чит илләрдән, шул исәптән Һиндстаннан, Нигериядән, Мисырдан, Ираннан, Таҗикстаннан, Үзбәкстаннан, Намибиядән, Мароккодан, Алжирдан, Әфганстаннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән һәм башка илләрдән килгәннәр.

Телләр фестивале - Башкорт дәүләт медицина университетының ел саен үткәрелә торган чарасы, ул рус теле укытучылары тарафыннан үткәрелә һәм чит телләрне һәм мәдәниятне өйрәнергә яратучыларны берләштерә. 

Фестиваль программасына мастер-класслар, иҗади номерлар һәм конкурслар кертелгән.  Мәсәлән, «фәнни тикшеренүләр яктылыгында медицина лингвистикасы һәм мәдәнияте» конкурсына 39 доклад тәкъдим ителгән иде.

- Фестиваль минем өчен чит телләрнең якты бәйрәме булды.Катнашучыларның барысы да бер-берсенә яхшы мөнәсәбәттә булдылар, барысы да сөйләгәннәрне бик яраталар кебек тоелды. Мин югары уку йортына чит телләргә зур игътибар биргәне өчен бик рәхмәтле. Фестивальдә җиңү мине бик илһамландыра, - дип уртаклашты Камеруннан БДМУга укырга килгән Маппа Талла Лабель Ингрид. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: