20 мартта Башкортстанда “Югары әхлакый идеаллар” медиафорумы старт алды. Студентларның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре “Русиянең 17 кыйммәтләре” медиаэстафетасы кысаларында Уфа фән һәм технологияләр университеты базасында очрашты. Медиафорум Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы федераль проектының өченче вакыйгасы булды.
Медиаэстафетаның максаты – студентларга Русиянең традицион 17 рухи-әхлакый кыйммәтләренең һәркайсының мәгънәсе һәм әһәмияте турында фикер алышырга ярдәм итү һәм аларны үзләре турында сыйфатлы контент аша сөйләргә өйрәтү.
– Югары әхлакый идеаллар – ул фундамент кына түгел, ә җәмгыятьне туендыручы, аны теләсә нинди киртәләрне җиңәргә сәләтле итүче тере көч. Бу кешелеклелек файдасына аңлы сайлау, – ди Русия мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы урынбасары Айрат Гатиятов.
– “Русиянең 17 кыйммәте” проекты үзенә күрә уникаль, – диде Башкортстан Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина. – Кешелеклелек, тарихи хәтерне саклау һәм халыклар бердәмлеге темалары һәрвакыт актуаль, әмма быел, Русиядә – Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, ә Башкортстанда Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы дип игълан ителгән елда алар аеруча әһәмиятле.
Ике көн дәвамында республиканың барлык югары уку йортларының студентлар медиасының яшь вәкилләре үз проектлары өстендә командаларда эшләячәк һәм экспертлар белән аралашачак.
Медиафорумның гамәли нәтиҗәсе тематик видеороликлар һәм плакатлар булачак. Медиафорум темасына үз медиаматериалларын барлык теләүче студентлар тәкъдим итә алачак. Социаль роликлар һәм плакатларны оештыручыларга турыдан-туры электрон адрес буенча җибәрергә мөмкин: values17@yandex.ru яки ТГ-бот @values17_obr_bot аша 2025 елның 10 декабренә кадәр юлларга була.
Исегезгә төшерәбез, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр исемлеге беренче тапкыр Русия Президенты Указы белән 2022 елда беркетелде.