Мәгариф, мәгърифәт
15 март 2025, 13:12

Вузара кампусның стартап-студиясе эшләнмәсен күрсәтәчәкләр

Сыерларны сыер савар алдыннан әзерләүнең инновацион системасын 18-21 март көннәрендә Уфада «АгроКомплекс» халыкара күргәзмәсендә күрергә мөмкин булачак. 

Вузара кампусның стартап-студиясе эшләнмәсен күрсәтәчәкләрВузара кампусның стартап-студиясе эшләнмәсен күрсәтәчәкләр
Вузара кампусның стартап-студиясе эшләнмәсен күрсәтәчәкләр

Сөт фермаларында хезмәт җитештерүчәнлеген һәм продукциянең сыйфатын күтәрә торган аппарат – Евразия НОЦ вузара студентлар кампусында Уфа дәүләт нефть-техник университеты стартап-студиясе тарафыннан булдырылган.

 — Студиянең бурычы: сәнәгатькә яки эшмәкәрлеккә тиз кертелергә мөмкин булган перспективалы фәнни эшләнмәләр табу, команда туплау, проектны финанслау, базарга чыкканчы үстерү булып тора. Ә аннары исә аны сату яки булдырылган файдалы бәядән дивидендлар алу. Мондый алым университет хезмәткәрләренә реаль гамәли бурычлар өстендә эшләргә һәм бюджет акчаларыннан түгел, ә аларның эшләнмәләре нәтиҗәләреннән керем алырга мөмкинлек бирә, —дип билгели УДНТУ стартап-студиясе җитәкчесе Владимир Бекасов.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Хөкүмәте порталы.

Вузара кампусның стартап-студиясе эшләнмәсен күрсәтәчәкләр
Вузара кампусның стартап-студиясе эшләнмәсен күрсәтәчәкләр
Автор:
Читайте нас