Мәгариф, мәгърифәт
10 март 2025, 12:56

Яңа вәкаләтләрдә

Башкортстанның Фән һәм югары белем бирү буенча Дәүләт комитеты рәисе итеп Светлана Мостафина билгеләнде.  

Яңа вәкаләтләрдәЯңа вәкаләтләрдә
Яңа вәкаләтләрдә

Башкортстанның Фән һәм югары белем бирү буенча Дәүләт комитеты рәисе итеп Светлана Мостафина билгеләнде.

 

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән Башкортстан Республикасының Фән һәм югары белем бирү буенча Дәүләт комитеты рәисе итеп Светлана Мостафина билгеләнде. Светлана Анатольевна Мостафина 1967 елның 8 апрелендә Саратов өлкәсенең Татищево эшчеләр поселогында туа. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. Математика фәннәре докторы, профессор. Хезмәт эшчәнлеген 1989 елда Башкорт дәүләт университетында башлый

1993-2004 елларда-ассистент, өлкән укытучы, информатика һәм исәпләү техникасы кафедрасы доценты, физика-математика факультетының көндезге бүлек буенча декан урынбасары, Гамәли математика һәм механика кафедрасы доценты, физика-математика факультетының укыту эшләре буенча деканы урынбасары.

2004-2008 елларда – Стәрлетамак дәүләт педагогика академиясенең Гамәли математика һәм механика кафедрасы доценты, математик модельләштерү кафедрасы доценты, математик модельләштерү кафедрасы мөдире урынбасары (берьюлы), математик модельләштерү кафедрасы профессоры, математик модельләштерү кафедрасы мөдире урынбасары (берьюлы), физика-математика факультетының уку эшләре буенча деканы урынбасары.

2008-2012 елларда – Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясенең математик модельләштерү кафедрасы профессоры, математик модельләштерү кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы, математика һәм табигый фәннәр институтының математик модельләштерү кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы, математика һәм табигый фәннәр институтының математик модельләштерү кафедрасы мөдире, математика һәм табигый фәннәр факультеты деканы вазыйфаларын башкаручы, математик модельләштерү кафедрасы профессоры (төп эше белән бергә).

 2012-2020 елларда-физика-математика факультеты деканы вазыйфаларын башкаручы, берьюлы математик модельләштерү кафедрасы профессоры, физика-математика факультеты деканы, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы математика һәм мәгълүмати технологияләр факультеты деканы. 2020-2024 елларда-Башкорт дәүләт университетының фәнни һәм инновацион эш буенча проректоры, Башкорт дәүләт университетының филиаллар челтәрен үстерү буенча проректоры.

2024-2025 елларда – Уфа фән һәм технологияләр университетының санлы трансформациясе буенча проректоры.

Русиянең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре.

Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас