Объектны «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Заманча кампуслар челтәрен булдыру» Федераль проекты кысаларында төзиләр. Булачак административ һәм торак биналар комплексының мәйданы 10нан 29 катка кадәр 99,7 мең кв.м тәшкил итәчәк. Барлыгы стилобат белән берләштерелгән җиде манара булачак. Студентлар һәм укытучылар өчен корпуслардан тыш, биредә уку һәм лаборатория биналары, спорт объектлары, җәмәгать туклануы нокталары, рекреацион зоналар һәм җир асты паркингы булачак.
Радий Фәрит улы һәм Айрат Гатиятов «Альфа» манарасы нигезенә бетон сала башладылар, шулай ук бу вакыйга уңаеннан гранит плитәгә истәлек тактасы беркеттеләр.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.