Фән дөньясына сәяхәт

Циолковский исемендәге тур оештырылды. 

https://pravitelstvorb.ru/https://pravitelstvorb.ru/
https://pravitelstvorb.ru/

Бөтендөнья инженерлык көне уңаеннан Уфада “Циолковский. Уфа математика һәм физика призмасы аша” фәнни-популяр маршрут уздырылды.

Анда Уфа һәм Ишембай районнарыннан укучылар катнашты. Балалар өчен республика вузларының, фәнни оешмаларының һәм предприятиеләренең алдынгы лабораторияләре буйлап 20 километрдан артык озынлыктагы мавыктыргыч экскурсия оештырылды. Сәяхәт, гадәттәгечә, Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусында башланды.

– Безнең маршрутларны Русиядә иң уңышлы маршрутлар рәтенә кертәләр. Без Башкортстанда фәнне үстерү белән горурланабыз. Теләсә нинди технологик инновацияләр нигезендә төгәл фәннәр бар. Шуңа күрә математика һәм физиканы өйрәнегез, инженерлык сыйныфларын һәм белгечлекләрен сайлагыз. Сезнең арада Циалковскийлар, Ковалевлар, Гагариннар булыр дип өметләнәм, – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга ESG Евразия үзәге директоры урынбасары Глүсә Бакиева.

Укучылар вузара студентлар кампусында галимнәр шөгыльләнә торган алдынгы эшләнмәләр белән таныштылар: Уфа фән һәм технологияләр университетының органик наноэлектроника һәм яңа материаллар дизайны лабораторияләрендә, шулай ук Уфа нефть техник университетының VR-технологияләр һәм робот техникасы лабораторияләрендә булдылар. Турны Элемтә музее буйлап экскурсия дәвам итте, анда иң беренче һәм аклы-каралы, төсле телевизорлар, радио, магнитолның барлык төрләре тәкъдим ителгән иде. Маршрутның иң кызыклы нокталарының берсе Уфа шәһәр планетарие булды, анда балалар галәм серләренә чумды.

– Мин фән белән шөгыльләнер идем: космик һәм техник юнәлештә үсәргә теләр идем. Мине космос бик кызыксындыра. Бүген без планетарийга бардык, бу бик кызыклы һәм матур булды, – диде экскурсиядә катнашучы мәктәп укучысы Артур Рәхмәтуллин.

Яшь туристлар шулай ук Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенең һәм республика предприятиеләренең галимнәре һәм уникаль технологияләре белән таныштылар. Бер көн эчендә балалар физика-математика фәннәре дөньясына чума алдылар.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас