5 мартта вузара студентлар кампусында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары лидерлары белән очрашты.
– Республикада 92 көллият бар, аларның саны буенча без илдә алдынгы урыннарда торабыз. Аларда 120 мең студент белем ала. Кадрлар әзерләү 169 белгечлек һәм 84 эшче һөнәр буенча алып барыла. Сез хезмәт базарында бик кирәкле белгечлекләр буенча укыйсыз. Бездә күп тармакларда квалификацияле кадрларга кытлык зур.. Технологияләрне үстерү, җитештерүне автоматлаштыру, цифрлаштыру нәтиҗәсендә сезнең алда киң перспективалар ачыла. Сез – заманча җиһазларда эшләү, мөһим техник күнекмәләргә, югары квалификациягә ия булу мөмкинлеге булган белгечләрнең яңа буыны. Болар барысы да сезгә профессиональ рәвештә үз-үзегезне тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Без урта һөнәри белемгә зур игътибар бирәбез, көллиятләргә һәм тулай торакларга капиталь ремонт ясый башладык, – диде Радий Хәбиров.
Исегезгә төшерәбез, республика Башлыгы инициативасы белән 2022 елда урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен модернизацияләү буенча төбәк программасы эшли башлады. Узган ел 15 көллияттә 331 млн сумлык капиталь ремонт үткәрелде.
– Ә өч ел эчендә республика бюджетыннан 29 көллияткә капиталь ремонт ясау өчен 1,3 млрд сум акча бүленде. Быел Мәсәгуть педагогика һәм Акъяр тау көллиятен, шулай ук Башкортстан агросәнәгать көллиятенең Чишмә филиалын ремонтлыйбыз. Алты көллият ике ел эчендә җиһазларны модернизацияләүгә 30ар млн сум акча алды, – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Очрашу хакында тулырак сылтама аша укый аласыз: https://glavarb.ru/ru/news/event/vstrecha-s-liderami-studencheskogo-samoupravleniya-kolledzhey-bashkortostana-74268/