Игътибар үзәгендә — мәгариф

Уфада милли проект проект ярдәмендә ике мәктәп төзекләндереләчәк.

Игътибар үзәгендә — мәгарифИгътибар үзәгендә — мәгариф
Игътибар үзәгендә — мәгариф

«Яшьләр һәм балалар» милли проектының «балаларга иң яхшысы» төбәк проекты кысаларында Уфада 4 һәм 18нче мәктәпләрне капиталь ремонтлау планлаштырыла. Гомуми белем бирү оешмаларын яңа җиһазлар һәм укыту һәм тәрбия чаралары белән тәэмин итәчәкләр. Бу максатларга федераль, республика һәм шәһәр бюджетларыннан 125,7 млн. сум күләмендә субсидияләр бүлеп бирелде.

— Милли проект ярдәмендә әлеге мәктәпләрнең инфраструктурасы сизелерлек яхшырачак. Бу белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә һәм укучыларның талантларын үстерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыруга ярдәм итә, — дип билгеләп үттеләр башкала мәгариф идарәсендә.

Капиталь ремонт кысаларында 4нче санлы мәктәптә актлар һәм спорт заллары яңартылачак, җылыту системасы һәм санузеллар алыштырылачак. Шулай ук электромонтаж эшләре дә каралган.

18нче мәктәпнең исә түбәсе, фасады (өлешчә), уку бүлмәләре ремонтланачак.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Уфа шәһәр округы хакимияте.

Игътибар үзәгендә — мәгариф
Игътибар үзәгендә — мәгариф
Автор:
Читайте нас