Мәгариф, мәгърифәт
24 февраль 2025, 04:31

Радий Хәбиров мәктәп укучыларына өстәмә премия турындагы указга кул куйды

Без үскәндә мондый нәрсә юк иде...

Башкортстан Башлыгы мәктәп укучылары өчен 150 мең сум күләмендә өстәмә премия турындагы указга кул куйды. Аны Башкортстан югары уку йортларына керү шарты белән мәктәп олимпиадаларында призерлар һәм җиңүчеләр алырга мөмкин. Моңа кагылышлы үзгәрешләр БР Башлыгының мәктәп укучыларының бөтенрусия олимпиадасында, башка бөтенрусия һәм төбәкара олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләргә һәм призерларга премияләр турындагы гамәлдәге Указына кертелде.

Исегезгә төшерәбез, олимпиадаларда катнашучы укучылар һәм  балаларны әзерләү белән шөгыльләнгән һәм укытучылар өчен премияләр Башкортстанда 2018 елда булдырылган иде. Шуннан бирле түләүләр күләмен 2021 елда арттырдылар инде. Чираттагы арттыру 2024 елда булды.

Хәзер Бөтенрусия укучылар олимпиадасында җиңүчеләр һәм аларны әзерләү белән шөгыльләнгән педагоглар 300 мең сум ала. Башта премия суммасы 60 мең сумга тигез иде, 2021 елда ул 100 меңгә кадәр артты. Бөтенрусия олимпиадасы призерлары һәм аларның укытучылары 150 мең сум күләмендә премия ала алачак. Элек түләү күләме 30 мең, ә аннары  60 мең сум тәшкил иткән.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары 150 мең сум күләмендә бер мәртәбә бирелә торган премия ала ала. Моңа дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгендә катнашучы республика югары уку йортларына укырга керүчеләр хокуклы. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас