Вузара студентлар кампусында калфаклы ханым-туташлар җыелды.
Семинарны төп оештыру комитеты составында – оештыру комитеты рәисе - УФТУ Гуманитар һәм социаль фәннәр институты директоры вазыйфасын башкаручы, филология фәннәре докторы, профессор Газизов Рафаэль Аркадьевич булды.
Семинарның дәрәҗәле узуы филология фәннәре кандидаты, доцент Хәлиуллина Альбина Габит кызы җитәкчелегендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы укытучыларының тынгысыз хезмәтен, үз эшләренә бирелгәнлеген күрсәтеп тора.
Сәламләү сүзе белән Рафаэль Аркадьевич Газизов, Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Закир кызы Галиева, Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Фәнил улы Ихсанов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе» төбәк-иҗтимагый оешмасы советы рәисе Римма Әмир кызы Үтәшева чыгыш ясады.
Семинарда Башкортстанның яңарышлы педагогик алымнары белән дан казанган тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучылары; Уфа университеты Гуманитар һәм социаль фәннәр институтының «Татар теле һәм әдәбияты, рус теле» юнәлеше студентлары, Башкортстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 11 сыйныф укучылары, татар теле һәм олимпиадасы җиңүчеләре катнашты.
Чараның тантаналы өлешендә быелгы ел башына кадәр татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире вазыйфасын башкарган, доцент Зарипова Ильмира Фәрһат кызы «Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Шулай ук чара кысаларында «Филология» юнәлешенең «Тел һәм мәдәниятара коммуникация» программасын тәмамлаучы магистрларга белем алуларын дәлилләүче дипломнар тапшырылды.
Башкортстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары арасында узган татар теле һәм әдәбиятыннан республика дистанцион олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү дә тантаналы узды. Укучылар өчен университетның зоология музеена экскурсия оештырылды.
Доцент, педагогика фәннәре кандидаты Лилия Рәшит кызы Сәгыйдуллина җитәкчелегендә барган семинарда тәҗрибәле татар теле укытучыларының чыгышлары, яңарышлы педагогик алымнар турында эшлекле фикер алышу – очрашуның тагын бер нәтиҗәле өлеше булды. Ул безнең укытучыларының туган телгә тугрылыгын, аны саклауда никадәр саллы өлеш кертүләрен ачык мисалларда күрсәтте. Анда: “Уңыш ситуациясен булдыруның педагогик алымнары”, “Күңелле әдәбият дәресе”, “Методик оешма эшен оештыру үзенчәлекләре”, “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив эшчәнлекне активлаштыру алымнары”, “Әдәбият дәресләрендә ассоциатив алымның әһәмияте”,“Башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналарын мотивлаштыручы метод һәм алымнар” кебек мавыктыргыч темалар ачылды.
– Республика татар теле укытучылары катнашлыгында “Укытуда традицион һәм инновацион технологияләр татар теле һәм әдәбияты полилингваль берлектә “ фәнни-методик семинары бездә бишенчегә узды», – дип билгеләде Рафаэль Аркадьевич. Ул бик югары дәрәҗәдә оешкан төстә узды, – диде Римма Әмир кызы “Өмет”кә биргән интервьюсында. – Бу юлы беренчегә шундый абруйлы кунаклар катнашты. Иң мөһиме – туган телләрнең кыйммәте алга куелды. Туган телен белгән кешедә башка телләргә дөрес мөнәсәбәт тәрбияләнә.
Без республикадагы иң олпат татар кафедрасы эшендә, татар телен саклауга кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез дип ышанам. Алда торган бәйрәмнәребез 21 апрельдә – татар теле көне – “Тукай моңнары”, 6 июньдә – А.С. Пушкин туган көндә урыс теле көнен билгеләрбез. Ә 14 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән, Бөек шәхесебез Мифтахетдин Акмулла туган көненә багышланган чаралар белән башкорт телен билгеләячәкбез. Туган тел - ул Ватан, ә Ватан ул бездә берәү генә.