Мичурин дәүләт аграр университетының Инженерлык институтының 3нче курс студенты Андрей Хохлов Уфага фәнни стажировкага киләчәк.
Ул – ил буенча мәктәп укучылары һәм студентлар өчен үткәрелгән “Фән. Геройлар территориясе” бәйгесе җиңүчеләренең берсе. Конкурста 90 меңнән артык укучы һәм студент катнашкан.
Беренче өч урынга ия булучыларны илнең әйдәп баручы фәнни үзәкләрендә – Ерак Көнчыгыш федераль университетында, Берләштерелгән атом-төш тикшеренүләре институтында һәм Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусында – индивидуаль стажировкалар көтә. Егет-кызлар фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә уникаль тәҗрибә алачаклар, киләчәктә үсәргә планлаштыра торган юнәлешләрне өйрәнәчәкләр, үзләрен кызыксындырган фәнни өлкәдәге галим-практиклар белән танышачаклар.
– Без Андрей Хохлов өчен бай стажировка программасы әзерлибез. Ул агросәнәгать комплексында һәм машина төзелеше тармагында технологик процесслар хәвефсезлеге өлкәсендә яңа белемнәр, күнекмәләр ала алачак, – ди Фәнни-мәгариф үзәгенең идарәче компаниясе директоры Наталия Латыйпова.
Әйткәндәй, 2024 елда Уфа кампусында “Фән. Геройлар территориясе”ндә җиңүчеләрнең берсе Наталья Ершова стажировка үтте. Сеченов университеты студенты вузара студентлар кампусының алдынгы фәнни лабораторияләрендә, Башкорт дәүләт медицина университетында булды һәм Башкортстан галимнәре гамәлгә ашыра торган тикшеренү проектлары белән танышты.