Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты һәм Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә “Туган телнең җәмгыятьтәге роле” дип аталган түгәрәк өстәл үткәрде.
Анда күренекле әдипләр, милли-мәдәни оешмалар вәкилләре, студентлар катнашты. Туган телләр язмышы хакында җитди сөйләшү, фикер алышу булды. Туган тел бәйрәменә Нефть техник университеты студентларының мөгаллимнәре профессор Ирина Сухарева белән татар калфакларында килүе, төрекмән милли киемендәге яшьләрнең күпләп катнашуы тантанага яңа бизәкләр өстәде.
Фикер алышуларда Эльвира Саматова, Нурлан Ганиев, Юрий Горюнин, Ирина Сухарева, Лидия Сакмар, Рамил Чурагул, Флүр Галимов, Магомед Султанмагомедов, Ринат Культуманов, Җәлил Рзаев һәм студентлар катнашты. Туган телне гаиләдә саклау, мәктәптә өйрәнү, аның кеше тормышындагы роле хакында сүз барды. Магомед Султанмагомедовның туган телне милләттәше, бөек авар шагыйре Рәсүл Гамзатов әйткәнчә, милләтнең бар көчен салып саклау, үстерү кирәклеге хакындагы сүзләре набат булып яңгырады.
Ул билгеле әйтемне туган телле оныклар үстерү белән тулыландырырырга тәкъдим итте: ир кеше йорт салырга, агач утыртырга, ул үстерергә һәм туган телле оныклар тәрбияләргә тиеш! Авар телендә туган тел сөт теле мәгънәсендә булуын да чыгыш ясаучы ассызыклап үтте.
Рәүф Идрисов.