Мәгариф, мәгърифәт
19 февраль 2025, 17:12

Радий Хәбиров "Киләчәк командасы" форумы катнашучылары белән очрашты

Радий Хәбиров "Киләчәк командасы" форумы  катнашучылары белән очраштыРадий Хәбиров "Киләчәк командасы" форумы  катнашучылары белән очрашты
Радий Хәбиров "Киләчәк командасы" форумы катнашучылары белән очрашты

18 февральдә Уфада Евразия милли белем бирү үзәгенең вузара студентлар кампусы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Киләчәк командасы” төбәк авыл яшьләре форумында катнашучылар белән очрашты.

Чарага төбәкнең агросәнәгать комплексыннан 165 яшь белгеч һәм авыл хуҗалыгы юнәлешендәге студентлар җыелды. Алар үз-үзеңне тормышка ашыру темасына панель дискуссияләрдә һәм мастер-классларда, шулай ук авыл территорияләрен үстерү өчен стартап-проектлар эшләү буенча гамәли сессияләрдә катнаштылар.

Радий Хәбиров үз чыгышында ассызыклаганча, Башкортостан – илнең әйдәп баручы аграр төбәкләренең берсе.

Безнең республика сөт, сыер ите, кымыз һәм бал җитештерү буенча лидерлар өчлегенә керә. Без шактый күләмдә бөртекле ашлык, яшелчә үстерәбез, май һәм шикәр җитештерәбез, – диде төбәк җитәкчесе. – Без индустриаль авыл хуҗалыгын формалаштыру юлыннан барабыз, акчаларны инфраструктураны үстерүгә һәм җитештерү өлкәсен модернизацияләүгә тотабыз. Мисал китерәм: 2018 елдан башлап без 21 индустриаль ферма ачтык, аларда республикада җитештерелә торган товар сөтенең 42 проценты җитештерелә. Тармак торган саен технологиялерәк була бара.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республика авыл хуҗалыгында 50 меңгә якын кеше эшли.

Бу кешеләр безне барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итә, – диде Радий Хәбиров. – Агросәнәгать комплексында билгеле бер кадрлар кытлыгы бар – 5 меңгә якын белгеч җитми. Без авылда эш сайлаган яшь кадрларга ярдәмне көчәйттек.

Башкортстан Башлыгы республикада авыл хуҗалыгын үстерү өчен төп бурычларның берсе дип инвестицияләр җәлеп итүне атады.

Шуны аңларга кирәк, бу өлкә һәрвакыт чыгымлы булачак, – дип билгеләде төбәк җитәкчесе. – Ярдәмнең күп төрләре бар, шуларның берсе – Федераль грантлар һәм субсидияләр. 2025 елга Башкортстан буенча алар 5 млрд сумга якын тәшкил итә, өстәвенә ташламалы банк продуктлары. Эш башлаучы фермерлар өчен “Агростартап” гранты, ә гаилә бизнесын үстерергә теләүчеләр өчен “гаилә фермалары” гранты каралган. Шуңа күрә сез аңларга тиеш, принципта дәүләт ярдәме чараларының шактый алга киткән системасы бар. Без авылга бик сак карарга тырышабыз.

Бу хакта тулырак монда язылган.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас