Уфа фән һәм технологияләр университеты илнең төрле төбәкләреннән бакалавриат, специалитет һәм магистратураның талантлы студентларын кабул итәчәк.
Абруйлы интеллектуаль ярышларда җиңүчеләрне илнең әйдәп баручы югары уку йортлары магистратурасына һәм аспирантурасына кергәндә ташламалар, шулай ук эре компанияләрдә стажировка узу мөмкинлеге, 300 000 сумга кадәр акчалата бүләкләр һәм башка бүләкләр көтә.
Олимпиаданың бу сезондагы 71 юнәлешеннән 7 — Уфа фән һәм технологияләр университетында гамәлгә ашырыла. Биотехнология, геология, экология һәм психология буенча йомгаклау этаплары 15 һәм 16 февральдә узачак. Математика һәм физика буенча 22-23 март көннәрендә, математик модельләштерү буенча-апрель уртасында булачак.
— Без бу мөһим белем бирү вакыйгасының бер өлеше булуга һәм студентларга үз белемнәрен һәм талантларын күрсәтергә, шулай ук һөнәри бергәлек тарафыннан танылу һәм ярдәм алырга мөмкинлек бирүгә шатбыз, — дип шәрехли университет ректоры Вадим Захаров. — Биремнәр җитди, тирән белем һәм практик күнекмәләр таләп итә торган булачак. Әйтик, биотехнология һәм экология буенча бурычларны хәл итүгә 180 минут, геология буенча — 240 минут биреләчәк. Олимпиада студентларның белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен тикшерү өчен масштаблы платформа булып тора.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Хөкүмәтенең рәсми порталы.