Мәгариф, мәгърифәт
8 февраль 2025, 13:25

Вузара кампуста стартап проектлар ясыйлар

Башкортстан медицина университетының чит ил студентлары вузара кампуста стартап-проектлар эшли икән.

Вузара кампуста стартап проектлар ясыйларВузара кампуста стартап проектлар ясыйлар
Вузара кампуста стартап проектлар ясыйлар

Башкорт дәүләт медицина университетының 150дән артык чит ил студенты югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусы мәйданчыгында «Студентлар стартабы» грантын алуга конкурста катнашу өчен проектлар әзерләү буенча белем интенсивы узды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, студентлар стартапына конкурс заявкаларын инде икенче ел Русия югары уку йортларында белем алучы чит ил студентлары да бирә ала. Проект чаралары «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты һәм «Приоритет-2030» Үсеш программасы кысаларында үткәрелә.

— Кампусның IТ-паркында стартаплар конференциясе минем өчен үз идеямне тормышка ашыруга бик яхшы мөмкинлек булды. Көн саен без медицина һәм технологияләр өлкәсендә бизнес башлауның төрле аспектларын өйрәндек, — ди БДМУ студенты Аджмал Ахамед (Һиндстан).

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Хөкүмәтенең рәсми порталы.

Вузара кампуста стартап проектлар ясыйлар
Вузара кампуста стартап проектлар ясыйлар
Автор:
Читайте нас