8 февральдә Русия фәне көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусында республика галимнәренә багышланган күргәзмә ачылды.
Биредә яңа гына эшли башлаган һәм күренекле фән эшлеклеләренең портретлары тәкъдим ителгән. Галимнәрнең фотосурәтләрен шулай ук шәһәрнең җәмәгать мәйданчыкларында: баннерларда һәм Уфа экраннарында да күрергә мөмкин булачак.
– Русия фәне көне – илебез галимнәренең казанышлары белән танышу һәм көн саен Русия белән Башкортстанның технологик суверенитеты өстендә эшләүчеләрнең исемнәрен белү өчен менә дигән мөмкинлек. Республиканың алдынгы фәнни коллективлары нинди тикшеренүләр алып барганын вузара кампуста белергә була: экскурсиягә кампус сайтында язылырга мөмкин, – ди республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Кира Галәмова.
7 февральдә Уфадагы кампуста укучылар һәм студентлар өчен “Пифагор. IT-Ufa” фәнни-популяр тур башлана. Экскурсия программасында – Киберспорт һәм СПАРКС спорт программалаштыру үзәкләрендә булу, суперкомпьютер, робот-ярдәмчеләр, әйдәүче IT-компанияләрнең алдынгы технологияләре белән танышу. Катнашучыларны интеллектуаль квестлар, викториналар һәм квизлар көтә.
– Без фәнне һәм галим һөнәрен популярлаштыруга юнәлдерелгән берничә проектны эшләтеп җибәрдек. Алар – Уфада фотокүргәзмә һәм Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең социаль челтәрләрендә “#Я_ученый_Башкортостана” флешмобы, анда катнашучылар үзләренең фотосурәтләре, кызыксынулары, мавыгулары белән уртаклашалар. Яшьләргә безнең актив, талантлы, уңышлы галимнәребезне лаборатория диварларында гына түгел, ә гади тормышта да күрергә кирәк, – ди Фәнни-мәгариф үзәгенең идарәче компаниясе директоры Наталия Латыйпова.