Мәгариф, мәгърифәт
6 февраль 2025, 15:21

Радий Хәбиров Башкортстан галимнәрен җыйды

Очрашуда галимнәр берничә проект тәкъдим итте.

Русия фәне көне алдыннан Радий Хәбиров Башкортстан галимнәрен җыйды.

Очрашуда Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге галимнәре берничә проект тәкъдим итте. Радий Хәбиров фәнни хезмәткәрләр инициативаларын хуплады һәм, төбәк өчен проектларның мөһимлеген билгеләп, финанслау чыганакларын табу бурычын куйды.

Ул түбәндәге бурычларны билгеләде:

- Милли проектларны, фәнни һәм тармак программаларын гамәлгә ашыруда алга китеш ясарга.

- Сәнәгать предприятиеләре, бизнес белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә.

- Фәнгә яшь галимнәрнең килүен тәэмин итәргә.

- Диссертация яклау күрсәткечен 53тән 70 процентка кадәр арттырырга.

- Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенә университетлар белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә, фән белән шөгыльләнү өчен сәләтле студентларны ачыкларга.

- Аларның иң перспективалыларын үстерү өчен шартлар тудырырга, нинди мөмкинлекләр бирергә кирәклеге турында уйларга.

Без өченче ел фәнни-технологик үсеш рейтингының беренче унлыгында торабыз, диде Радий Хәбиров.

Узган ел нәтиҗәләре буенча яшь галимнәргә ярдәм чаралары буенча төбәкләр рейтингында Башкортстан Русиядә беренче урынны алды. Шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы “Елның яшь галиме” премиясен бирү турындагы Указга кул куйды – ел саен җиде кеше 150 мең сум алачак. Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, республика фәнни секторга системалы ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас