Мәгариф, мәгърифәт
24 гыйнвар 2025, 14:56

БДПУ студентлары Кыргызстанга укытырга китә

"Чит илдә Русия укытучысы" халыкара гуманитар проектта катнашу әлеге дустанә илдә эшләү мөмкинлеген биргән.

БДПУ студентлары Кыргызстанга укытырга китәБДПУ студентлары Кыргызстанга укытырга китә
БДПУ студентлары Кыргызстанга укытырга китә

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының 30 яшь педагогы балаларны рус телендә укыту өчен Кыргызстан Республикасына юлланды. "Чит илдә Русия укытучысы" халыкара гуманитар проектта катнашу әлеге дустанә илдә эшләү мөмкинлеген биргән. Башкортстан студентлары - югары белем дипломына ия булмыйча проектка кушылган беренче студентлар. Аның төп максаты - рус телен һәм рус белемен чит илләрдә алга этү. Башкортстан студентлары беренчеләрдән булып проектка кушылган. Аларның Кыргызстанда эшләве педагогик практикага керәчәк, университетта укуларын дистанцион форматта дәвам итәчәкләр.
Әлеге проект бүген 28 дәүләттә эшли, чит илләрдә Русиядән 639 укытучы укыта. Гомум алганда, алар 155 мең балага белем бирә.
М. Акмулла исемендәге БДПУ ректоры, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Салават Сәгыйтов белдерүенчә, бүген Кыргызстанда 2 айга якын Башкортстанның беренче "карлыгачлары" - 12 студенты эшли. Аларның күбесе практикаларын озайтырга тели. Яхшы күңелле кешеләр, гүзәл табигать, тыңлаучан балалар, яхшы яшәү шартлары, лаеклы хезмәт хакы һәм, әлбәттә, чит илдә эшләү тәҗрибәсе аларга ошаган.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, "Евразия" АНОсы рәисе Алена Аршинова Акмулла университеты белән онлайн элемтәгә кереп Русия мәгариф министрлыгы, Акмулла университеты һәм"Евразия" АНОсы арасындагы хезмәттәшлек элемтәләре өчен рәхмәтен җиткергән. "Дәүләт башлыгы Владимир Путинның алдыбызга куйган бурычларына формаль булмаган рәвештә каравыбыз мине шатландыра. Гуманитар, мәгариф проектлары аша Русия белән Кыргызстан арасында хезмәттәшлекне үстерәбез. Балаларны рус телендә укытучы педагогларны әзерләү Кыргызстан башкаласы өчен генә түгел, ә зур булмаган шәһәрләр һәм авыллар өчен дә мөһим. Безнең халыкларны уртак тарих берләштерә, илләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту өчен барыбызның да бер телдә сөйләшүебез мөһим", -ди Алена Аршинова.

БДПУ студентлары Кыргызстанга укытырга китә
БДПУ студентлары Кыргызстанга укытырга китә
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас