Мәгариф, мәгърифәт
15 гыйнвар 2025, 16:07

Беренче елда вузара кампуста 700 дән артык чара узган

Уфа дәүләт нефть техник университеты инициативасы белән ачылган Уфа вузара кампусында "Кайнау ноктасы" эшнең беренче елын билгели.

Беренче елда вузара кампуста 700 дән артык чара узганБеренче елда вузара кампуста 700 дән артык чара узган
Беренче елда вузара кампуста 700 дән артык чара узган

Проектны башлау турындагы килешү УГНТУ һәм «Платформа Национальной технологической инициативы» (Мәскәү) АНО арасында 2023 елның декабрь ахырында имзаланган иде. Бу Уфа вузара кампусының IQ-паркы бинасында эшли башлаган беренче бина була.

– Бер ел эчендә бездә төрле зур 700дән артык чара узды: студентлардан алып республика чараларына кадәр. Без шундук актив эшли башладык һәм хәзер Русиянең иң яхшы кайнау нокталары унлыгына керәбез. Ә безнең киңлектә студентлар, укытучылар, хакимият органнары вәкилләре һәм бизнесменнар очраша алуы аны үзенчәлекле итә, – дип нәтиҗә ясый "Кайнау ноктасы-Уфа" программа директоры  Шәрипова. 

 "Кайнау ноктасы-Уфа" Русия буенча 177нче "Кайнау ноктасы" булды. Ул вузара кампусның алтынчы катында урнашкан (Зәки Вәлиди ур., 32/2) һәм конференцияләр, лекцияләр, интенсивлар һәм башка чаралар оештыру өчен билгеләнгән 40 тан 150 кешегә кадәр сыйдырышлы берничә залдан тора.

 «Кайнау ноктасы-Уфа» үсешенең төп юнәлеше булып инновацияләр һәм технологик эшчәнлек тора. Шуның белән бергә әлеге пространство вузара кампус юнәлешләре буенча эшләүгә юнәлдерелгән: инжиниринг һәм алдынгы җитештерү технологияләре; биомедицина һәм генетика; цифрлы һәм яшел химия; яңа тормыш мохите; гуманитар фәннәр, Евразия халыклары мәдәнияте.

Чыганак:ПравительствоРБ

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас