-18 °С
Болытлы
Мәгариф министрлыгында хәбәр итүләренчә, олимпиадада Башкортстаннан һәм Татарстаннан, Чиләбе, Ырымбур һәм Самара өлкәләреннән 287 укучы катнашкан.
Төбәкара олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева сәламләде. Ул 15 укучыны Мәгариф министрлыгы Дипломы һәм акчалата призлар белән бүләкләде, алар олимпиада җиңүчеләре дип танылды. Җиңүчеләр булып Дәүләкән, Бөрҗән, Әбҗәлил, Бакалы, Уфа, Сибай һәм Уфа районнары укучылары танылды.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.