Мәгариф, мәгърифәт
28 декабрь 2024, 10:22

Уфада кампус төзелешенә федераль үзәк 11,5 миллиард сум акча кертәчәк

Киләсе елда федераль бюджеттан шактый зур сумма бүлеп биреләчәк. Ул вузара студентлар кампусының икенче чиратын төзү өчен каралган.

Уфада кампус төзелешенә федераль үзәк 11,5 миллиард сум акча кертәчәкУфада кампус төзелешенә федераль үзәк 11,5 миллиард сум акча кертәчәк
Уфада кампус төзелешенә федераль үзәк 11,5 миллиард сум акча кертәчәк

Бу сумманы парламент укуларында Башкортстан Финанс министры вазыйфаларын башкаручы Светлана Малинская Корылтай депутаты Айбулат Хаҗин соравына җавап биреп әйтте. 11,5 млрд сум кампус төзелешен тәмамлауга һәм аның операцион керемнәрен финанслауга юнәлдереләчәк. 7 млрд сум бүлеп бирү расланган инде.

Спикер ассызыклаганча, кампус төзелеше шулкадәр тиз бара ки, финанслау һәрвакытта да аның артыннан өлгертелеп бетми. Исегезгә төшерәбез, кампус Башкортстан Хөкүмәте һәм «Эталон» компанияләр төркеме арасында 2022 ел ахырында имзаланган концессион килешү буенча төзелә. Кампусның беренче чираты — IQ-парк -инде эшли, ә икенчесенә геном үзәге, тулай тораклары булган төп бина, лабораторияләр һәм башка корылмалар керәчәк.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Альберт ЗАГИРОВ.

Уфада кампус төзелешенә федераль үзәк 11,5 миллиард сум акча кертәчәк
Уфада кампус төзелешенә федераль үзәк 11,5 миллиард сум акча кертәчәк
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас