2024 елда Башкортстанның мәгариф өлкәсен үстерүгә 85 млрд сумнан артык акча салынган.
Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендәге Башкортстан Хөкүмәтенең йомгаклау утырышында Башкортстанда мәгариф өлкәсен үстерү мәсьәләләре каралды.
– Республикада 980 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы, 1 меңнән артык белем бирү оешмасы һәм 92 көллият эшли, аларда 832 меңнән артык укучы белем ала. Башкортстан мәктәп биналарын капиталь ремонтлауга федераль акчалар җәлеп итү һәм ремонтланган биналар саны буенча илдә лидерлар өчлегенә керә, – диде Хөкүмәт Премьер-министры һәм мәгариф системасын үстерү якындагы елларга дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булырга тиешлеген билгеләде.
Төбәктә мәгариф өлкәсен үстерү турында БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Кильсенбаев җентекләп сөйләде.
Бу хакта тулырак сылтама аша укырга мөмкин: https://pravitelstvorb.ru/news/25792/