РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Андрей Омельчук Уфа кампусы резидентларының фәнни лабораторияләрен – Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының БДМУ, УДНТУ һәм УФТУ, “Киләчәк моторлары” алдынгы инженерлар мәктәбе берләшмәсе һәм “Берлога” киберфизик инновацияләр остаханәсе - эшчәнлеген бәяләде.
Русия Фән һәм югары белем министрлыгы вәкилләре өчен IQ-паркның фәнни лабораторияләре һәм инновацион киңлекләре буенча экскурсия “Кампуслар белән идарә итүнең нәтиҗәле модельләрен формалаштыру” стратегик сессиясе кысаларында узды.
Кунаклар продуктлар линейкасын гамәлгә ашыру һәм фәнни лабораторияләрне җиһазлау, республика предприятиеләре белән хезмәттәшлекне оештыру кысаларында кампус ирешкән уңышларны билгеләп үттеләр.
- Быел өстәмә рәвештә ачылган Евразия фәнни-белем бирү үзәге индустриаль лабораторияләре дә уңай бәя алды. Кампус эше кысаларында индустриаль партнерлар белән хезмәттәшлекне көчәйтү кирәклеге аерым ассызыкланды – бу бурычны бүген Евразия фәнни-белем бирү үзәге башкара, – дип белдерде БР фәнни-мәгариф үзәгенең идарәче компаниясе директоры Наталия Латыйпова.
Стратегик сессиядә Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы, дәүләт властеның төбәк органнары, фәнни һәм мәгариф оешмалары вәкилләре, партнерлар һәм бенефициарлар, шулай ук сайлап алуның беренче һәм икенче дулкынында төзелә торган кампусларның проект офислары вәкилләре катнашты.
Андрей Омельчук кампус белән нәтиҗәле идарә итүнең төп принципларын һәм бурычларын билгеләп, 2024 елга йомгак ясады. Шулай ук катнашучылар алдында милли проектларны озата бару һәм проект эшчәнлеген оештыру департаменты директоры Наталья Гвоздева чыгыш ясады, ул “Заманча кампуслар челтәрен булдыру” федераль проекты турында сөйләде. Мәскәү һәм Уфа мисалында яңа мәйданчыкларны эшләтеп җибәрү һәм эшләү тәҗрибәсе белән Н. Э.Бауман исемендәге МДТУның кампус сәясәте буенча проректоры Евгений Попов һәм “Кампус” җәмгыяте директоры Сергей Гладких уртаклашты.
– Биредә без башка төбәкләр һәм командалар фикерен ишеттек, – дип тәэсирләре белән уртаклашты УДНТУ үсеше программасы җитәкчесе Дмитрий Кузнецов. – Мастер-класслар һәм дискуссияләрдән тыш, командаларга “Кампус булдыру һәм аның белән идарә итү” эшлекле уенын тәкъдим иттеләр, анда алар эшчәнлекне җайга салу, шулай ук аларның социаль һәм икътисади нәтиҗәлелеген арттыру өчен яңа киңлекләрне үстерү стратегияләрен модельләштерделәр. УДНТУ хезмәткәрләре өчен мондый сессия – башка югары уку йортлары вәкилләре белән аралашу, эшлекле партнерлар табу һәм яңа элемтәләр урнаштыру өчен менә дигән мөмкинлек тә.
Чарада кампусларның белем бирү, тикшеренү, технологик эшчәнлеге белән идарә итү үзенчәлекләре, аларның төбәк фәнни-технологик көн тәртибе белән үзара бәйләнеше, шулай ук продукт һәм продукт программалары белән идарә итү модельләре билгеләнде.
Чыганак: pravitelstvorb.ru