Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын башкорт теле көне белән котлады.
"Без аны 2019 елда булдырдык – бу безнең телне саклау һәм үстерү өчен тагын бер адым булды. Барыгызны да бәйрәм белән! Башҡорт теле көнө менән! Тел – халҡыбыҙҙың йөрәге, рухи хазинаһы. Тел аша беҙ тарихыбыҙҙы, мәҙәниәтебеҙҙе, ғөрөф-ғәҙәттәребеҙҙе һаҡлайбыҙ. Башҡорт теле һәр саҡ яңғыраһын!" – дип язган ул үзенең социаль челтәрләрендә.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәм алдыннан Уфада Бөтендөнья башкортлары корылтае узды, анда иң мөһим темалар арасында башкорт телен саклау һәм үстерү турында фикер алыштылар.
Бу дата башкорт шагыйре һәм мәгърифәтчесе Мифтахетдин Акмулланың туган көненә багышланган, дип искә төшерделәр Уфа хакимиятенең матбугат хезмәтендә.
Башкорт теле Башкортстанда, Чиләбе, Ырынбур, Төмән, Свердловск, Курган, Самара, Саратов өлкәләрендә, Пермь краенда, Татарстанда һәм Удмуртиядә таралган.
2022 елның июнендә башкорт теле ТОП-200 Дөнья телләре исемлегенә керде һәм күптелле nllb-200 машина тәрҗемәсе моделенә кертелде.
Чыганак: bashinform.ru