Мәгариф, мәгърифәт
13 декабрь 2024, 13:54

"Монда технологик йолдызлар кабына"

Петр Леонид улы Капица исемендәге Физтех-лицей җитәкчесе, Физтех-мәктәпләрне үстерү фондының башкарма директоры Андрей Богданов Башкортстанның фәнни инфраструктурасы белән танышты. Эш сәфәре кысаларында ул Евразия күчмә цивилизацияләр музеенда һәм вузара кампус нигезендә  УФТУ һәм УДНТУның вузара кампус нигезендәге   алдынгы лабораторияләрендә булды.

- Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең   вузара кампусы – яңа талантлар, инновацияләр туа торган, аннары икътисдның реаль секторында үсәчәк уникаль мәйданчык. Булачак технологик йолдызлар кабына торган урын. Башкортстанда фән һәм мәгарифне үстерүдә үзәкнең һәм төзелгән инфраструктураның хәлиткеч, мөһим роле сизелә. Безгә, МФТИ, Физтех-мәктәпне үстерү фондына сезнең төбәк белән партнерлык кадерле. Без кадрларны мәктәп эскәмиясеннән башлап, булачак югары технологияле лидерларны әзерләү буенча уртак эшне планлаштырабыз, – дип билгеләде Андрей Богданов. “...”

Шулай  ук ул фәнни-белем бирү үзәгенең  лекторий проекты спикеры булды. Ул тыңлаучылар алдында “Традицияләр-талантлар-технологияләр: физтех-мәгариф һәм Русиянең булачак технологик лидерларын әзерләү” темасы белән чыгыш ясады. - Фәнни-белем бирү үзәге  лекторие  – республика фәнни-мәгариф үзәгенең төп проектларының берсе. Аның гамәлдә булу чорында төбәк тыңлаучылары алдында Русиянең 35тән артык галиме чыгыш ясады. Проектта катнашучылар алдынгы эшләнмәләр һәм инновацияләр турында беренчеләрдән булып белергә, шулай ук Русиянең әйдәп баручы фәнни үзәкләре экспертлары белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә мөмкинлек ала, –  дип үз фикерен белдерде БР фәнни-белем бирү үзәгенең  идарәче компаниясе директоры Наталия Латыйпова.

Эш сәфәре нәтиҗәләре буенча кампус нигзендә Башкортстанның  фәнни-белем бирү үзәгенең идарәче компаниясе һәм Физтех-мәктәпләрне үстерү фонды арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Яклар төп һәм өстәмә белем бирүне үстерүгә, табигый фәннәр һәм технологияләр өлкәсендә педагогларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән эшләнмәләрне һәм яңа методикаларны бергәләп кертергә планлаштыралар.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас