Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
12 декабрь 2024, 12:10

Яшь директорларга грантлар бирелә

Бу мөмкинлектән мәгариф тармагында эшләүчеләр файдалана ала.

bashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Башкортстан соңгы елларда мәгарифнең барлык баскычларын – мәктәпкәчә яшьтән алып югары баскычка кадәр үстерүдә югары планка куйды, дип билгеләп үтте Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы – корылтаена Юлламасында.

Педагоглар һәм тәрбиячеләр күп кенә ярдәм чаралары ала башлады. Быел балалар бакчаларының иң яхшы педагогларына 575 мең сум күләмендә 75 грант расланган. Киләсе елдан мәктәпләрнең иң уңышлы яшь җитәкчеләре (45 яшькә кадәр) 690 мең сумлык 50 грант алачак. Ел саен меңнән дә ким булмаган укытучы 56 мең сум күләмендә шифаханә-курорт хезмәтләренә сертификатлар алачак. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бу хакта даими рәвештә педагоглар үзләре сорый.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: