Мәгариф, мәгърифәт
12 декабрь 2024, 17:39

Андрей Назаров вузара кампус эшчәнлегенә йомгак ясады

Уфада вузара студентлар кампусы базасында “Кампуслар белән идарә итүнең нәтиҗәле модельләрен формалаштыру” стратегик сессиясе уза. Программа РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан формалаштырылган һәм “Русия Федерациясе Президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе”нең “Дәүләт идарәсе югары мәктәбе” институты модераторлары командасы җитәкчелегендә уза.

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры вазифаларын башкаручы Андрей Назаров Русиянең 17 төбәгеннән килгән стратегик сессиядә катнашучыларны сәламләде.

Ике ел элек безнең республика конкурс сайлап алуында җиңүче булды һәм “Заманча кампуслар челтәрен төзү” проектының беренче дулкынына керде. Без актив рәвештә эшкә кушылдык һәм агымдагы елның февраль башында ук, ил Президенты Владимир Путин катнашлыгында, безнең кмпусның беренче чираты – IQ-парк ачылды. Хәзер икенче чиратның беренче этабы объекты – геном үзәге төзелешен тәмамлыйбыз. Биредә Сберның “Школа 21”, шулай ук Генетикада мәгълүмати технологияләр үзәге урнашачак. Безнең бурыч мини-шәһәр төзү, яшьләргә уңайлы яшәү, уку, аралашу өчен шартлар тудыру, илебез үсеше өчен актив фәнни мохит булдыру иде. Хәзер бездә төп бинаның котлованын төзү финал стадиясендә. Анда иҗтимагый киңлекләр, фитнес-үзәк, көнкүреш хезмәтләре, ә иң мөһиме – студентлар һәм профессор-укытучылар өчен 4000нән артык уңайлы урын булачак, – дип билгеләп үтте ул чыгышында.

Арытаба Андрей Назаров кампус эшенең беренче елы йомгакларына тукталды. Гомум мәйданның 37 мең кв. метрдан артыграгында резидент вузлар тарафыннан тулы күләмдә белем бирү, фәнни һәм агарту эшчәнлеге җәелдерелгән. 18 фәнни-тикшеренү лабораториясе урнашкан.

Кампус төбәктә булган иң алдынгы әйберләрне җәлеп итү ноктасына әверелде – монда “СПАРКС” киберспорт үзәге, “Муха” студиясе белән берлектә анимацион кластер, креатив индустрияләрне үстерү үзәге, “Аврора” талантларны үстерү үзәге урнашкан. Кампустаа укучылар өчен даими экскурсияләр оештырыла. Барлык эш чорында анда 200 меңнән артык кеше булган. Алар өчен 190 экскурсия һәм 300дән артык чара үткәрелгән.

Уфа кампусының географик урнашуы Евразия илләренең фәнни учреждениеләре һәм партнер компанияләре белән хезмәттәшлекне үстерергә мөмкинлек бирә. Иң элек без дустанә дәүләтләргә – Кытай, Һиндстан һәм Иранга – йөз тотабыз. Әйтик, безнең кампуста Русия-Иран үзәген ачтылар. Биредә тел курслары уза, Иран Ислам Республикасы мәдәнияте өйрәнелә. БДБ илләре белән дә актив эш алып барабыз. Быел зур эш башкарылды. Авырлыкларсыз да булмады, шулай да без аларны уңышлы җиңәргә өйрәндек, – дип ассызыклады Андрей Назаров һәм кунакларны бу көннәрдә вуз эшчәнлеге белән якыннанрак танышырга чакырды. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас