Мәгариф, мәгърифәт
6 декабрь 2024, 10:14

“Яхшылык синдә – аны бүләк ит”

Башкортстан “Мәгърифәт атналыгы”на кушылды.

Элина Сафина.Элина Сафина.
Элина Сафина.

Башкортстан “Мәгърифәт атналыгы”на кушылды.

“Мәгърифәт атналыгы” проекты 2 декабрьдә старт алды. Илнең төрле субъектларында иреклелек темасына багышланган махсус лекцияләр һәм яшьләр белән очрашулар уза. Проектны “Белем” Русия җәмгыяте һәм Добро.рф ассоциациясе гамәлгә ашыра.

Волонтерлар көнендә М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында “Яхшылык синдә – аны бүләк ит” дигән лекция-күргәзмә үтте. Чарага студентлар, укытучылар һәм волонтерлыкка битараф булмаганнар җыелды. Очрашуны “Белем” Русия җәмгыятенең Башкортстандагы филиалы директоры Айсылу Илембәтова сәламләү сүзе белән ачып җибәрде.

“Белем” җәмгыяте мәгърифәтче буларак үсәргә теләгән һәркемгә мөмкинлекләр ача”, – диде ул.

“Белем” җәмгыяте лекторы, БДПУның сәламәтлек саклау һәм тормыш иминлеге кафедрасы доценты Элина Сафина волонтерлык эшчәнлегенең һәр кеше тормышындагы әһәмиятен ассызыклады.

 “Балаларның тема белән, бигрәк тә волонтерлыкның гамәли аспектлары белән кызыксынуы шатлык хисе өстәде. Аларны махсус күнекмәләре булмаган, үз инициативалары һәм ярдәм итү теләге аркасында зур үзгәрешләрнең бер өлеше була алган гади кешеләр турындагы тарихлар мавыктырды”, – диде ул.

Чараның кульминациясе квиз булды. Ул катнашучыларга алган белемнәрен ныгытырга һәм фикер алышуны активлаштырырга мөмкинлек бирде. Барысы да сорауларга дәртләнеп җавап бирделәр һәм “Белем” җәмгыятеннән бүләкләр алдылар.

Әйткәндәй, 2021 елның 21 апрелендә Русия Президенты  Владимир Путин Федераль Җыелышка юлламасында “Белем” җәмгыятен заманча цифрлы платформада яңадан эшләтеп җибәрү кирәклеге турында белдергән иде.

Элина Сафина.
Элина Сафина.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас