Бу атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкы белән туры элемтә үткәрде. Сораулар арасында мәгариф тармагына кагылганнары да шактый күп иде.
Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Айбулат Хаҗин әйтүенчә, республика җитәкчесенең халык белән аралашуы, һәрвакыттагыча, күтәренке рухта узды.
– Турия линия барышында Башкортстан Башлыгы мәгариф мәсьәләләре белән никадәр кызыксынуын тагын бер тапкыр күрсәтте. Ул мәгариф үсешенең һәр мәсьәләсенә, һәр аспектына зур игътибар бирә. Бу Радий Фәрит улы республика белән җитәкчелек иткән чорда тамырыннан үзгәргән мәктәп туклануына да кагыла. Мәгариф учреждениеләрен төзү мәсьәләләре (моңа мәктәпләр генә түгел, ә балалар бакчалары да, колледжларның, югары уку йортларының тулай тораклары фондын үстерү дә керә) туры эфирда да, “йөгереп узучы тасмада да” бар иде. Әмма шунысын да билгеләргә кирәк, иң мөһим сораулар мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга кагылгандыр, мөгаен. Шул ук вакытта мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча, Башкортстан Башлыгының ярдәме һәм аның федераль дәрәҗәдәге абруе аркасында, без һәрвакыт лидерлык позицияләрен биләп тордык һәм биләп торабыз дип әйтә алам, – диде республиканың элекке мәгариф министры.