Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
3 декабрь , 18:07

Чимал катнашмасын патентлауны тизләштергәннәр

Бөтендөнья дәрәҗәсендәге вузара студентлар кампусы резидентларының уртак эше югары технологияле проектларны үстерүгә ярдәм итә. Уфа фән һәм технологияләр университетының технологияләр трансферы үзәге уникаль уйлап табу — төзелеш 3D-бастыру өчен чимал катнашмасы өчен патентка гариза бирүдә – Уфа нефть техник университетының стартап-студиясенә ярдәм күрсәтте.

Катнашма төзелеш объектларын һәм кече архитектура формаларын бастыру өчен каралган. Уфа катнашмасының үзенчәлекләре дип җитештерүчеләр салкынга чыдамлылыкның яхшы күрсәткечләрен, аналоглардан калышмый торган ныклылыкны һәм арзан бәясен атыйлар. “Аркон Констракшн” җәмгыяте һәм Уфа Гипс компаниясе индустриаль партнёрлар булып тора.

Бу гариза Уфа кампусы резидентлары арасында тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсе булды һәм аның миссиясен — инновацияләрне тизләтү өчен ресурсларны һәм экспертизаны берләштерүне – ачык күрсәтә. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: