Ә кемнәр җиңде?
Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУның татар филологиясе кафедрасында “Буыннар сабагы” исемле фестиваль-конкурс узды. Инде күп еллар дәвамында уздырылган фестиваль туган тел укытучыларының тәҗрибәсен яшь буынга тапшыру максатыннан, эзлеклелек, буыыннар бәйләнеше булсын өчен оештырыла. Бәйгедә катнашучыларны мәртәбәле жюри бәяләде.
“Буыннар сабагы” республика күләмендәге бәйгедә Туймазы шәһәренең 1нче санлы интернат-мәктәбеннән Нурисламова Зинфира Гаднән кызы җитәкләгән команда Гран-прига лаек булды. Монан тыш, команда әгъзасы Гүзәл Галинага "Сәхипҗамал" татар хатын-кызлары оешмасының махсус бүләге тапшырылды.
Җиңүчеләрне котлыйбыз. Катлаулы, җаваплы һәм бик мөһим юлны сайлаган дусларга иярүчеләр тагын да күбрәк булсын!