Башкортстанда балалар әдәбияты эчтәлегенең сыйфатын контрольдә тотачаклар. Балалар өчен язылган китапларны мониторинглау буенча эшче төркем төзү турындагы карарга Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачёв кул куйды.
Ул моңа кадәр дәүләт балалар әдәбиятына тиешле игътибар бүленмәде, дип белдерде. Ә Русия Язучылары берлеге тикшеренүенә ярашлы, балалар китапларының 60 проценты балалар аңында тискәре карашлар формалаштыра икән.
Константин Толкачев фикеренчә, балалар китаплары тиешле контрольдән башка дөрес булмаган мәгълүматны тапшыра ала, балаларда әйләнә-тирә дөнья турында дөрес булмаган күзаллау формалаштыра. Үсеп килүче буын өчен әдәбиятта көчләү, рәхимсезлек, дискриминация яки зарарлы гадәтләрне пропагандалау күренешләре, куркыныч киңәшләр курку һәм башка тискәре хисләр уятырга мөмкин, бу баланың психик сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.
“Бу проблемаларны хәл итү өчен контрольнең төрле механизмнары бар, шул исәптән дәүләт стандартлары, бәйсез экспертиза һәм рейтинглар, шулай ук ата-аналар контроле, – дип ассызыклады Константин Толкачев. – Барлык кызыксынган якларның да балалар әдәбиятының хәвефсезлеген һәм сыйфатын тәэмин итүдә катнашуы мөһим. Мин әти-әниләрне һәм битараф булмаганнарны безнең эшкә кушылырга, үз материалларын һәм тәкъдимнәрен Дәүләт Җыелышы адресына җибәрергә чакырам. Адекват реакцияне һәм һәр мөрәҗәгатьне игътибар белән карауны гарантиялим”.
Эшче төркем составына республика парламенты депутатлары, дәүләт органнары вәкилләре, шулай ук нәширләр һәм кибет хуҗалары керәчәк.
Чыганак: bashinform.ru