Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм Уфага эш визиты белән килгән Алтай Республикасы Башлыгы, төбәк Хөкүмәте рәисе Андрей Турчак Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм куркынычсызлык көллиятендә булдылар.
Республика җитәкчеләре көллият базасында эшли торган янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны әзерләү буенча тренировка үзәге эше белән таныштылар. Студентлар шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне коткару күнекмәләрен күрсәттеләр.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров көллиятнең яңа дисциплиналарга өйрәтүне гамәлгә ашыруның мөһимлеген ассызыклады.
— Мәгариф учреждениеләре киләчәктә кирәкле һөнәрләр буенча студентлар әзерләү буенча таләпләргә туры килүе зарур. Колледж төбәкне квалификацияле белгечләр белән тәэмин итеп, заманча компетенцияләр үзәге булып калырга тиеш, – дип билгеләде Радий Фәрит улы.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Башлыгы порталы.