Барлык яңалыклар

Мәктәп сакчыларында богаулар һәм резин таяк булырга тиеш

Ә бит күп мәктәпләрдә сакчылар урынына 70 яшьлек пенсионерлар утыра. 

Русиядә  мәктәп һәм балалар бакчалары сакчылары богаулар һәм резин таяклар белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Бу Росстандарт һәм ГОСТның  расланган төзәтмәләрендә язылган. Әлеге үзгәрешләр  дәүләт сатып алулары ярдәмендә  ЧОПлар (шәхси сак предприятиеләре)  яллаучы уку йортларына кагыла. Бу хакта  Росстандарт хезмәте башлыг Антон Шалаев хәбәр итте.

Гадәти шартларда сакчыларның, яңа кагыйдәләр нигезендә, аларның өстәмә физик әзерлекләрен  раслаучы документлары булырга тиеш. Сакчылар, аерым алганда, сак хезмәтләре күрсәтү үзенчәлекләре буенча дәресләргә, шулай ук мәктәптә яки аннан читтә һөҗүм яки гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләр буенча практик тренировкаларга йөри ала.

 ГОСТта шулай ук объектларны саклау көчәйтелгән очракта таләпләр язылган. Бу төбәктә югары хәвеф режимы кертелү, криминоген хәлнең кискен алмашынуы һәм башка вакыйгалар белән бәйле булырга мөмкин. Бу очракта сакчылар бронежилетларда, бронекаскаларда һәм хезмәт коралы белән булырга тиеш.

Документ 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Анда шулай ук объектларда сак постлары оештыру, укучыларны бинага кертү тәртибе, шулай ук объектларда төрле тикшеренүләр уздыру сценарие турында әйтелгән.

Моңа кадәр Росгвардиянең ведомстводан тыш саклау Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Александр Парфенчик хәбәр итүенчә, шулай ук мәктәпләрдә хәвеф турында смс-хәбәрләр системасы барлыкка киләчәк. Ул Росгвардия тарафыннан Мәгариф министрлыгы белән берлектә эшләнә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: