Барлык яңалыклар

Булачак тел белгечләре көч сынашты

Уфада Союз дәүләтләренең мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары исемнәре аталды.

Булачак тел белгечләре көч сынашты
Булачак тел белгечләре көч сынашты

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә Русия һәм Беларусь союздаш дәүләтләрнең халыкара мәктәп укучылары олимпиадасы ябылу тантанасы үтте. Интеллектуаль көрәштә ике дәүләт яшьләрен уртак тарих һәм рус теленә булган мәхәббәт берләштерде. Чара Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты базасында үтте.
"Русия һәм Беларусь: тарихи һәм рухи уртаклык" олимпиаданың йомгаклау этабында 23 команда, Белоруссия һәм Русиянең 15 төбәгеннән 138 югары класс укучысы катнашты. Жюри составына Башкортстанның һәм Белоруссиянең гыйльми-педагогия җәмгыятенең 25 вәкиле, фәннәр кандидатлары, профессорлар, доцентлар керде.
Абруйлы жюри олимпиаданың абсолют чемпионын билгеләде. Ул - Башкортстаннан Мария Алехина. Мария Стәрлетамак шәһәре 1 нче санлы гимназиясенең 11 классында укый.
Команда зачетында 1 дәрәҗә дипломны Могилев өлкәсе яулады. Команда зачетында 2 дәрәҗә диплом белән Белоруссия дәүләт университетының Феликс Дзержинский исемендәге лицей һәм Минск шәһәре командалары бүләкләнде. Команда зачетындагы 3 дәрәҗә дипломга Брест, Витебск өлкәләре, Башкортстан лаек булды. Олимпиадада катнашучыларга төрле номинацияләрдә махсус бүләкләр тапшырылды.
Олимпиаданы ябу тантанасында БДПУ ректоры вазифасын башкаручы Салават Сәгыйтов чарага җыелучыларны Халык бердәмлеге көне белән котлады. Ул ике дәүләттән һәм Русиянең төрле төбәкләреннән җыелган балаларның дуслык һәм үзара аңлашу телендә оста сөйләшүләрен билгеләде.
Олимпиада жюрие рәистәше, Беларусь Республикасы Мәгариф академиясенең гыйльми-тикшеренү үзәге начальнигы, педагогия фәннәре докторы Василий Русецкий уникаль тәҗрибәгә ия - ул 20 инде олимпиада эшен бәяли. Галим чара барышында алган тәэсирләре белән бүлеште.
Олимпиада аләме ике дәүләтнең мәктәп укучылары рус теле һәм мәдәниятен белүдә янә көч сынашачак Витебск өлкәсенә юл алачак.

Булачак тел белгечләре көч сынашты
Булачак тел белгечләре көч сынашты
Булачак тел белгечләре көч сынашты
Булачак тел белгечләре көч сынашты
Булачак тел белгечләре көч сынашты
Булачак тел белгечләре көч сынашты
Булачак тел белгечләре көч сынашты
Булачак тел белгечләре көч сынашты
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: