Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
28 октябрь , 19:34

2025 елга республикада 19 белем бирү-җитештерү кластеры эшләячәк

Башкортстан “Профессионалитет”федераль проектында актив катнаша. Шуның нәтиҗәсендә 2025 елга республикада көллиятләр базасында 19 мәгариф-җитештерү һәм мәгариф кластеры эшләячәк. Бу хакта төбәкнең мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Илдар Мәүлетбирдин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә сөйләде.

Кластер үзәге –  яңартыла торган көллият. Эш бирүченең турыдан-туры катнашлыгында анда белем бирү программаларының яңа эчтәлеге һәм структурасы формалаштырыла, уку комплекслары төзелә, ә предприятие хезмәткәрләрен укытучылар һәм җитештерүдә белем бирү осталары сыйфатында җәлеп итәләр. 2024 елда алты кластер төзүгә федераль бюджеттан 600 млн сум җәлеп иттеләр. 2025 елда тагын биш кластер эшли башлаячак, аларны эшләтеп җибәрү өчен 500 млн сум федераль акча юнәлдереләчәк.

Илдар Мәүлетбирдин билгеләп үткәнчә, Башкортстанда тулаем алганда көллиятләрнең матди-техник базасын модернизацияләү, аларны капиталь ремонтлау һәм территорияләрне төзекләндерү актив бара. Болар барысы да урта һөнәри белем бирү программалары буенча укырга теләүчеләр саны артуга ярдәм итә. Көллияттә укуны тугызынчы сыйныф укучыларының 60 проценттан артыгы сайлый. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: