Бу балалар гыйлемле булыр.
- Бүген Уфа шәһәренең Гази Заһитов исемендәге 65 нче Татар
гимназиясендә шаулап-гөрләп "Сөмбелә" бәйрәме узды. Бәйрәм җырга-моңга бик бай булды.
4б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Дания Миртимир кызы белән оста итеп "Шалкан" әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте.
3а һәм 3б сыйныфы укучылары сәнгатьле итеп шигырьләр укыды. 4 а сыйныфы укучылары бәйрәмне күңелле итеп оештырып алып барды.
Сылу кызларыбыз кызыклы конкурсларда үзләренең сәләтен күрсәтте.
Сынаулар барышын игътибар белән күзәтеп барган жюри әгъзалары Анфиса Фәрит кызы Галимҗанова һәм Гүзәл Нурислам кызы Бикмиева лаеклы бәя биреп, җиңүчеләргә грамота белән бүләкләр тапшырдылар.
Сәләтле укучыбыз Зарина Фролова чарабызны "Сөмбелә" кызыбыз булып бизәде.
Шундый матур бәйрәмне оештырган өчен 4а һәм 3б сыйныфлары җитәкчеләре Светлана Рим кызы Гыйзетдинова һәм Гүзәл Миртимер кызы Заһитовага зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Башлангыч сыйныфларда ук шулай бердәм булып, гореф-гадәтләребезне саклап, үрнәк итеп куярлык бәйрәм оештыруларына сокланырлык. Тырыш коллективка алдагы эшләрендә дә уңышлар телибез, – дип хәбәр итте Уфаның 65нче татар гимназиясе укытучысы Дания Бикбулатова.