Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
21 октябрь , 16:39

Алар Мәскәүдә укый

Студентка багышлау ничек узды икән?

Алар Мәскәүдә укый
Алар Мәскәүдә укый

Студентка багышлау ничек узды икән?

 

Мәскәүдә Башкортстаннан килеп укучы беренче курс студентларын багышлау – БашПерваш 2024 узды. Чара Башкортстан Республикасының Мәскәүдәге РФ Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә старт алды. Беренче курс студентларын Башкортстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле Ришат Халиков сәламләде. Ул балаларга һәрвакыт яңа белемнәргә һәм югары максатларга омтылырга, шулай ук беркайчан да үз тамырларын онытмауларын теләде.

“Башперваш-2024” концерт программасы беренче курс студентларына һәм чара кунакларына онытылмас тәэссоратлар бүләк итте. Тамашачылар Мәскәүнең "Алтын ай" башкорт бию ансамбленең матур чыгышларын, курайчы Иршат Даутовның оста уенын тыңладылар.

Бауман исемендәге бакчадагы мавыктыргыч квест алдыннан хуш исле камыр ризыклары белән эчелгән иртәнге чәй күңел күтәренкелеге бирде. Беренче курс студентларына Ассоциация эшчәнлегенең төрле юнәлешләрен чагылдырган 9 тематик станция:" Сәй party", " Алтын ай", Спорт клубы, "Башкорт регатасы", "Дуслык" вокал ансамбле, "Сылуҡай" матурлык мәктәбе, "Рух" станциясе, Башкорт мирасы станциясе һәм ММЧ мәктәбе станциясе - "БашМедиа" узарга туры килде.

Туклыклы төшке аштан соң, "Графит" шәһәр мәдәният үзәгендә квест җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук «Иң яхшы беренче курс студенты-2024»конкурсына йомгак ясалды.

Беренче урында-Илназ Әхмәтшин, 2136 тавыш;

Икенче урын-Гайсар Мөхәммәтҗанов, 1921 тавыш; Өченче урын-Эрик Фәткелбаянов, 762 тавыш.

 

Проект Башкортстан Республикасы башлыгы Грантлары Фонды ярдәмендә «БашСтьюдентс «Башкорт яшьләр хәрәкәте" проекты кысаларында БР Башлыгы грантына гамәлгә ашырыла.

Фото - Гүзәл Баймөхәммәтова, Диана Кувандыковадан.

#BashStudents  #Москва  #Башкортостан #ФСГОРБ  #ГрантыРБ  #Молодежкагранты2024 #БашПерваш #BashMedia #ЮбилейBashStudents

Алар Мәскәүдә укый
Алар Мәскәүдә укый
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: