Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
4 октябрь , 12:24

Укытучы. Ничек горур яңгырый бу сүз!

"Яшь буынның киләчәге, аларның язмышы укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә". Александр Фадеев.

Укытучы. Ничек горур яңгырый бу сүз!
Укытучы. Ничек горур яңгырый бу сүз!

"Яшь буынның киләчәге, аларның язмышы укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә".

Александр Фадеев.




Эльза Габделкави кызы Закирҗанова 34 ел гомерен балаларда туган татар теленә сөю тәрбияләүгә багышлаган укытучы. Булачак мөгаллимә 1973 елда сигез балалы гаиләдә төпчек булып дөньяга килә. БДПИның филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген уңышлы тәмамлый һәм туган авылы Тайкашка үз белгечлеге буенча эшкә кайта. Сайлаган язмышыннан ямь табып эшкә чума ул.

 Бүген Эльза Габделкави кызы Караидел районының Яугилде мәктәбендә укыта. Эшен чын күңелдән яратып, бөтен белемен, көчен кызганмыйча үти мөгаллимә. Тирән белемле, гел яңалыкка омтылучы апаларын балалар үз итә. Аның укучылары район, республика күләмендә уздырылган конкурсларда, олимпиадаларда катнашып призлы урыннар яулый. Үзенең эшендә төрле технологияләр һәм алымнар куллана укытучы. Уен, рәсемне җанландыру, фикер алышу, лекция формасында оештырып, кроссенс, төрле информацион коммуникатив технологияләр кулланып җанлы, заманча дәресләр күрсәтә. Эльза Габделкави кызы дәресләрендә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен өйрәнүгә дә зур урын бирә. Моның белән ул буыннар арасында бәйләнешне ныгыта.
2023 елда Эльза Габделкави кызы районда үткән "Ел укытучысы" һәм республика күләмендә узган "Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы" конкурсында лауреат булды.
Хезмәтенә күрә хөрмәт буларак, Эльза Габделкави кызы район хакимияте, Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Укытучы-дөньяны танырга, аны караган, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче тылсымчы ул.

Укытучы. Ничек горур яңгырый бу сүз!
Укытучы. Ничек горур яңгырый бу сүз!
Укытучы. Ничек горур яңгырый бу сүз!
Укытучы. Ничек горур яңгырый бу сүз!
Укытучы. Ничек горур яңгырый бу сүз!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: