Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
30 сентябрь , 19:33

Мәктәпләрдә теш табиблары арта

Республикада укучыларга һәм укытучыларга стоматологик ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бүленә.

Мәктәпләрдә теш табиблары арта
Мәктәпләрдә теш табиблары арта

Республикада укучыларга һәм укытучыларга стоматологик ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бүленә.

Соңгы биш елда гына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның кушуы буенча, «Югарыга оч!» мәгариф проектының «Сәламәт елмаю» модуле буенча республиканың һәр муниципаль берәмегендә яңа заманча мәктәп стоматология кабинетлары барлыкка килде. 2019 елдан 2023елга кадәр «Сәламәт елмаю» модуле буенча яңа стоматология корылмалары белән җиһазландырылып, бердәм дизайнер стилендә бизәлгән 110 мәктәп стоматология кабинеты булдырылды. Бу проектны тормышка ашыруга республика казнасыннан 132 миллион сум акча бүленде, бер кабинетка уртача 1,203 миллион сум исәпләнә. Бүген Башкортстанда 237 лицензияле мәктәп стоматология кабинеты бар, аларның барысы да теш табиплары белән тәэмин ителгән.

Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республиканың Мәгариф һәм фән министры вазифасын башкаручы Илдар Мәүлитбирдин ел азагына кадәр 16 теш кабинеты яңартылачагын белдерде. Бу максатка төбәк казнасыннан 20 миллион сум акча бүленгән.

Фото: Аманов.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: